news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ураза тотканда теш чистартырга ярыймы?

news_top
Ураза тотканда теш чистартырга ярыймы?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында ураза тотканда теш чистарту турында аңлаталар.

Ураза килеш теш чистартырга ярыймы?

Ураза вакытында теш чистарту өчен теш пастасы куллану мәкрух.

– Теш пастасы куллану мәкрух саналгач, авыздан ис килмәсен өчен, нишләргә соң?

– Ураза тотучы кешеләр теш чистарту өчен, сивәк (мисвак) куллана алалар. Көннең төрле вакытында кулланырга мөмкин. Гамир бин Рабигә болай дип әйтә: «Мин Пәйгамбәребезнең ураза тоткан вакытында мисвәк кулланганын күп тапкыр күргәнем бар» (имам Әбү Давыд; имам Әт-Тирмизи).

Шулай ук сивәкне куллангач, аны юып алу сөннәт булып тора.

Аллаһның яраткан Илчесе болай дип әйтә: «Үземнең өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, мин аларга һәр тәһарәттән соң мисвәк кулланырга әмер бирер идем» (имам Әл-Бәйхәкый; имам Мәлик; имам Әл-Хәким).

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аны:

  • уянгач;
  • тәһарәт алганда;
  • һәр намазга кадәр;
  • Коръән укыганда;
  • өенә кергәндә куллана иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар