Татарстан Диния нәзарәте сайтында сәхәр ашауның фазыйләте хакында риваятьләр, хәдисләр чыкты.
عَنْ اَنَسِ بْنِ مَالِكٍ (رضى الله عنه) قَالَ قَالَ النَّبِىُّ صلى الله عليه و سلّم «تَسَحَّرُوا فَاِنَّ فِى السُّحُورِ بَرَكَةً»
Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Сәхәр ризыгы ашагыз, чөнки сәхәрдә бәракәт бар», – дип әмер иткән (Бохари, «Саум», 20; Мөслим, «Сыйам», 45; Тирмизи, «Саум», 17).
عَنْ عُمَرِة بْنِ الَعَاصِ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه و سلم « فَصْلُ مَا بَيْنَ صِيَامِنَا وَ صِيَامِ اَهْلِ الْكِتَابِ اَكْلَةُ السَّحَرِ»
Амр Ибнил Ас (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Безнең уразабыз белән әһле китапның уразасы арасында аерма шунда: без сәхәр ашыйбыз» (Мөслим, «Сыйам», 46; Тирмизи, «Саум», 17; Нәсаи, «Сыйам», 27; Дарими, «Саум», 9; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 4/194).
عَنْ اَبِى سَعِيدٍ الْخُدْرِىِّ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه و سلم « السَّحُورُ اَكْلُهُ بَرَكَةٌ فَلاَ تَدَعُوهُ وَ لَوْ اَنْ يَجْرَعَ اَحَدُكُمْ جُرْعَةً مِنْ مَاءٍ فَاِنَّ اللهَ عَزَّ وَ جَلَّ وَ مَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى الْمُتَسَحِّرِينَ»
Әбү Сәгид әл-Худри (радыйаллаһу ганһү) тапшырган хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай әйткән: «Сәхәр ашау бәракәтле, аны ашамыйча калмагыз. Һич булмаса, арагыздан берегез бер йотым су эчсен, чөнки Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләре сәхәр ашаганнарга саләт әйтә (муллык һәм нур яудырырлар)» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 3/12, 44, 4/377).
Сәхәр ашарга йокыдан тору көндез тотылачак ураза өчен көч туплау була. Моңа ишарәләп, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:
اِسْتَعِينُوا بِقَائِلَةِ النَّهَارِ عَلىٰ قِيَامِ اللَّيْلِ وَبِاَكْلِ السَّحُورِ عَلىٰ صِيَامِ النَّهَارِ
«Көндезен йоклап алыгыз, төнлә торып тәһәҗҗүд намазын укыгыз, сәхәр ашап, көндезге уразагыз өчен көч туплагыз» (Али Әл-Мүттаки, «Кәнзүл-Уммал», №21484, 7/803).
Сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру.
عَنْ سَهْلِ بْنِ سَعْدٍ (رضى الله عنه) اَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه و سلم قَالَ « لاَ يَزَالُ النَّاسُ بِخَيْرٍ مَا عَجَّلُوا الْفِطْرَ»
Сәхл Ибн Садтан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Кешеләр (вакыты җиткәч) ифтар кылырга ашыккан вакытта даими хәердә булырлар», – дигән (Бохари, «Саум», 45). Бу очракта кояш баегач та ифтар кылу тиеш, һәм бу – бик мөһим сөннәт. «Уйунул мәзаһиб» аңлатмаларында әйтелгәнчә, ифтарны – ашыгып, сәхәрне соңарып кылу сөннәт була. Чөнки төнлә ураза тоту – бидгать гамәл. Ифтар кичектерелсә, кеше төнлә ураза тоткандай – бидгать гамәл кылган була. Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Аллаһы Тәгаләнең:
عَنْ اَبِي هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:
قاَلَ اللهُ عَزَّ وَ جَلَّ: اَحَبُّ عِباَدِي اِلَيَّ اَعْجَلُهُمْ فِطْرًا
«Иң сөекле колларым – уразаларын алдан ачучылар», – дип әмер иткәнен сөйләгән (Тирмизи, «Саум», 13, №700, 3/83).
Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:
عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ قاَلَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى
الله عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ : ثَلاَثٌ مِنْ سُنَنِ الْمُرْسَلِينَ تَأْخِيرُ السَّحُورِ وَتَعْجِيلُ اْلاِفْطاَرِ وَوَضْعُ الْيَمِينِ عَلىٰ الشِّمَالِ تَحْتَ السُّرَّةِ فىِ الصَّلاَةِ
«Өч нәрсә рәсүлләрнең сөннәте була: сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру, намазда уң кулны сул кулның өстенә, көндек астына кую» (Табәрани, «Әвсад», №1905; «Сагыйр», №279; «Кәбир», 11/7, Хәйсәми, №4880-4882, 3/368-369; Зәбиди, «Итхаф», 3/37; «Бәдайигус Санайи», 2 том, 105 б.).
Сәхәрне кичектерүнең мөстәхәблеге көндез тотасы уразага ярдәм итүендә. Моның мөстәхәб булуы төн дәвамында шикләнмәүдә. Әгәр шик-шөбһә бар икән, дөрес караш нигезендә, бу мәкруһ була. Мәсәлән, «Бәдайи» дип аталган әсәрдә дә шулай диелгән.
Һава болытлы булган чакта, ифтарны ашыктыру мөстәхәб түгел. Якынча фараз кылу буенча кояш батмастан ифтар кылырга ярамый. Мөәзин азан әйткән булса да (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 1 том, 420 б.).
Кеше таң ату хакында шикләнә торган булса, аның өчен ашамыйча тору мөстәхәб була. Әбү Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) сөйләгәннәрен тапшырган. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Таң ату-атмау турында шик-шөбһә бар икән, ашамыйча тору минем өчен яхшырак». Чөнки таңның аткан булу ихтималы бар. Алдан ашап кую уразаны бозарга мөмкин. Димәк, мондый очракларда сак булырга кирәк. Таңның ату-атмау мәсьәләсендә шөбһәләнелгән чакта ашасаң, казаның ваҗиб булуы хөкеме чыгарылмас. Чөнки уразаның бозылуында шик бар.
Кояшның батуыннан шикләнелсә, ифтар кылу дөрес булмас. Чөнки кояшның батмаган булу ихтималы бар. Бу очракта ифтар кылу уразаны бозарга мөмкин. Кояшның батуында шикләнелә торган булып, ифтар кылынса һәм моннан соң да бу хәлгә ачыклык кертелмәсә, «Асл» исемле әсәрдә дә, Кудуринең «Мухтасарул Кәрһи» әсәрендә дә бу хакта бер нәрсә дә әйтелмәгән. «Мухтасарут Тахави» дип аталган әсәрдә Казый әйткән: «Бу очракта каза кылу тиеш» («Бәдайиус Санайи», 2 том, 106 б.).
Ураза тотучының тоткан уразасы кабул ителсен өчен ифтар вакытында укый торган догасы да сөннәт. Мәсәлән:
عَنِ ابْنِ عُمَرَ قَالَ كَانَ النَّبِىُّ اِذَا اَفْطَرَ قَالَ: ذَهَبَ الظَّمَأُ وَابْتَلَّتِ الْعُرُوقُ وَثَبَتَ اْلاَجْرُ اِنْ شَأَ اللهُ
Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Сусавым басылды, тамырларым суланды, иншә Аллаһ, әҗеренә ирештем», – дия торган иде (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2357, 343 б.).