Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза тотканда авыз ачу вакыты кергәч күпме көтеп тору хәерле?

news_top_970_100
Ураза тотканда авыз ачу вакыты кергәч күпме көтеп тору хәерле?
Фото: © «Татар-информ»

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында ураза тотканда авыз ачу тәртибе турында аңлата.

Вакыт керү белән авыз ачу – сөннәт, дип яза ул.

«Кайвакыт без кояш баегач та, ифтар вакыты җиткәч тә авыз ачуны кичектерәбез, бу фазыйләтле мизгелгә тиешле дәрәҗәдә карамыйбыз.

Әмма Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең авыз ачуны кичектермәү хакында әйткән сүзләре бар.

Имам Әл-Бохаридан тапшырылган хәдистә болай диелә: «Минем өммәтем авыз ачарга ашыга торган булганда, аларны бәрәкәт калдырып китмәс».

Имам Ән-Нәвәви, бу – хәдис вакыты керү белән үк, кичектермичә авыз ачарга кирәклеген аңлата, дип язган.

Димәк, вакыт кергәч тә, озакка сузмыйча, хөрмә җимеше яки су белән авыз ачарга тырышырга тиешбез. Бу – Расүлебезнең сөннәте.

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле көннәр, эш атналары теләп калам!» – дип яза хәзрәт.

Аннары ул икенче постында тагын аңлатма бирә.

«Кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм! Бу постка шундый аңлатма биреп үтәсе булдым: «авыз ачуны кичектермәү» дигәндә, сүз ифтар вакыты җитеп тә, 10-15 минут, хәтта берәр сәгатькә кадәр авыз ачарга ашыкмау, моны соңга калдыру хакында бара.

Галимнәребезнең әйтүе буенча, авыз ачу вакыты кергәннән соң 30 секунд – 1 минут тирәсе көтеп тору хәерле булыр. Иң яхшысы – азан әйтеп бетерелгәнен көтеп (әгәр кемнең дә булса азан әйтелүен ишетү мөмкинлеге булса), азан догасыннан соң хөрмә җимешенә яки суга үрелү. Шулай эшләгән очракта ышанычлырак булачак.

Раббым тоткан уразаларыбызның хата-кимчелекләрен бетереп, камил рәвештә кабул итсә иде», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100