Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза тота алмаучыларга нишләргә, һәм кемнең уразасы дөрес булмый?

news_top_970_100
Ураза тота алмаучыларга нишләргә, һәм кемнең уразасы дөрес булмый?
Фото: © "Татар-информ"

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында ураза тота алмаучы һәм ураза тотырга ярамаган кешеләр турында аңлаталар.

Ураза тота алмаган кешеләргә нишләргә?

Ураза тотарга көче җитмәгән бик зәгыйфь, карт яисә авыру кеше ураза тотмаса, һәркөннең уразасы урынына бер фәкыйрьне туярлык итеп ашатырга яки ризык алырга җитәрлек акча (фидия) бирергә тиеш була. Әгәр Рамазан аеннан соң шул кеше сәламәтләнсә, калган уразаларын каза кылырга тиеш.

Кемнең өчен ураза тоту дөрес түгел дип санала?

Хәез (хатын-кызларда һәр ай саен була торган күрем хәле) һәм нифас (бала тудырганнан соң хатын-кызларның аналыгыннан килә торган кан) белән гозерле булган хатыннарга ураза тоту дөрес түгел. Ләкин алар рамазан аенда тотылмый калган уразаларын рамазаннан соң каза кылырга тиешләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100