news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ураза көненең иң кыскасы һәм иң озыны кайсы илләрдә була?

news_top
Ураза көненең иң кыскасы һәм иң озыны кайсы илләрдә була?
"Татар-информ" архивы

23 мартта Рамазан ае башлана, мөселманнар уразага керә. Көн озынлыгы дөньядагы төрле илләрдә төрлечә. Ул 12-18 сәгать тирәсе була. 

Җирнең төньяк ярымшарында көн озынлыгы кыскара, экватордан көньяктарак исә кирсенчә – озыная, дип яза IslamNews.

Быел иң озын ураза көне Гренландия, Исландия, Финляндия, Швеция, Шотландия кешеләре өчен була. Алар 17 сәгать чамасы ураза тотачак.

Иң кыска ураза көне исә Яңа Зеландия, Австралия, Чили, Уругвай, Көньяк Африка Республикасы, Парагвай, Аргентина халкы өчен була. Ул 12 сәгать чамасы дәвам итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар