news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ураза гаетенә каршы төндә авыл мәчете янып беткән

news_top
Ураза гаетенә каршы төндә авыл мәчете янып беткән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Бүздәк районында Иске Богады авылында 10 апрель төнендә мәчет янган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бер катлы мәчеттә янгынны сүндерү өчен 10 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр.

Һәлак булучы һәм зыян күрүче кешеләр юк. Урында экспертлар эшли. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

https://newsbash.ru белешмәсе буенча, янгын бинаны тулысынча юк иткән. Башкортстан Диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин, мәчет яңартылачак, дип ышандырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар