Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза гаете сәгать ничәдә башлана?

news_top_970_100
Ураза гаете сәгать ничәдә башлана?
"Татар-информ" архивы

21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Гаетне уздыру тәртибе турында Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100