Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза гаете ничәсе була?

news_top_970_100
Ураза гаете ничәсе була?
"Татар-информ" архивы

Ураза бәйрәме быел 2023 елның 21 апреленә туры килә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Ураза быел 29 көн тотыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү датасын билгеләгән указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Быел Ураза бәйрәме – 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, республикада ике гает тә эшләми торган бәйрәм көн санала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100