news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ураза гаете көнне Айбаш авылында яңартылган уникаль агач мәчет ачылачак

news_top

Иртәгә Биектау районының Айбаш авылындагы уникаль агач мәчет, реставрациядән соң, тантаналы рәвештә ачылачак. Бу мәчет – региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – «XX гасыр башы мәчете». Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Олы Айбаш авылына Казан ханлыгы чорында нигез салынган. 1909 елгы «Казан губернасы мөселман мәхәлләләре ведомостлары» мәгълүматлары буенча, биредә мәхәллә 1590 еллар тирәсендә барлыкка килгән.

Әлеге мәчет тарихы 1864 елда салынган мәчеткә барып тоташа. XX гасыр башында ул мәчет урынына яңа бина төзелгән. Реставрациядән соң ачыла торган мәчет нәкъ менә шул.

Артта – озын торгызу юлы. Яңартылган, ләкин рухын саклап калган мәчет яңадан мәхәллә кешеләрен кабул итәргә әзер. Фәнни-проект документациясе «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. Реставрация эшләре хәйриячеләр — рухи мирасны саклауны үзләренең шәхси эше дип санаган битараф булмаган кешеләр исәбенә башкарылган. Территория төзекләндерелгән, тәһарәтханә төзелгән. Бина эчендә барлык уңайлыклар булдырылган. Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән башкарылган.

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, мәчетнең яңартылуы – реставраторлар, төзүчеләр, дин әһелләре һәм авыл халкының бергәләп башкарган хезмәте нәтиҗәсе.

Тантаналы ачу чарасы иртәгә, 20 мартта, иртәнге 7:00 сәгатьтә башлана. Туры эфирны «Татарстан — Яңа Гасыр» (ТНВ) телеканалында карарга мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар