news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел ураза ничәсе башлана, һәм гает кайчан була

news_top
Быел ураза ничәсе башлана, һәм гает кайчан була
Фото: © "Татар-информ"

2026 елда Рамазан ае 18 февральдә кояш баткач башлана, һәм уразаның беренче көне 19 февральдә була. Быел ураза 29 көн дәвам итәчәк, соңгы көне 19 мартта була. Шулай итеп быел уразага 1 айдан бераз гына артык вакыт калды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында 2026 елга дини бәйрәмнәр календаре бар. Аннан күренгәнчә, рамазан ае 19 февральдә башлана, 20 мартта – Ураза бәйрәме.

Корбан гаете – 27 майда. 26 майда – Гарәфә көне, 25 июньдә – Гашура көне, 25 августка каршы төндә Мәүлид ән-Нәби була.

Ураза һәм Корбан гаете эш көненә туры килә. Алдагы еллардагы кебек үк, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре, Татарстан Рәисе карары белән, өстәмә рәвештә расланачак. Республика законнары нигезендә, бәйрәм көне ял көненә туры килсә, өстәмә ял көне бирелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар