news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше югалган сыерны тапкан, ә улын югалткан...

news_top
Әни кеше югалган сыерны тапкан, ә улын югалткан...
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанның Ураз авылында яшь ир-ат һәлак була язган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге хәл 22 февральдә кич белән була. 1993 елда туган ир-ат әнисе белән бергә сыер эзләргә чыгып китә.

Аннары әни кеше югалган сыерны табып алып кайта. Тик улы гына әйләнеп кайтмый.

Борчуга калган әни кеше 23 февральдә экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Югалган ир-атны полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, авыл халкы эзли. Аны кич белән эзләп табалар. Ир-ат бик нык туңган, аны район хастаханәсенә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар