Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы". Ришат Төхвәтуллинны юлда батмыйча йөрергә "өйрәтәләр"

"Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы". Ришат Төхвәтуллинны юлда батмыйча йөрергә "өйрәтәләр"

news_top_970_100
"Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы". Ришат Төхвәтуллинны юлда батмыйча йөрергә "өйрәтәләр"
"Аллаһ саклады, Ходай бар! Чак әйләнмәдек туры юлда. Баулыга килгәндә баткакта шуып китеп, чокырга төшеп китә яздым. Машинасында түгел, йөртүчесендәдер бәлки проблема. КАМАЗ белән тартып чыгардык. Рәхмәт КАМАЗ шоферына һәм трос биргән егетләргә", - дип яза Ришат Төхвәтуллин.

Инстадуслары юлда батмас өчен киңәшләр биргән:

"Лексуста ничек инде батып була?"
"Сез безгә исән-сау кирәк".
"Ришат үскәнем, ак машина ал, ул бәхет китерә".
"Ришат, андый чакта каушама, кигдаун, һәм алга!"
"Исән-сау йөр, сандугач!"
"Аллаһтан кечкенә генә кисәтү булган бу. Рульдә, бигрәк тә андый юлда телефоннан төшермәскә. Бәлки, чокырын күреп, читтәнрәк тә узган булыр идегез. Имин юллар сезгә". 
"Багажникта һичшиксез трос булырга тиеш".

Бу очракка елмаеп караучылар да күп:

"Лексус ... төсле машина икәнен күптән белә идең инде..."
"Джип шәбрәк булган саен, КАМАЗ артыннан ераграк йөрисе".
"Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы".
"Нивага җитми инде, алгысын куштың да, алга!"
"Андый юлда зур протекторларлы шинар кирәк. Әле тросы да булмаган икән". 
"Элекке сәвит москвичы шәп иде".
"Мондый машинада мин йөрергә дә куркыр идем".

Бер укучы исә Ришат Төхвәтуллинның батуында зур файда да күргән.

"Может, председатель юлларны ясар сезнең видеоны күреп. Оят булып китәр. Бу юлларда бит артистлар гына түгел, авылда яшәүчеләр дә йөри, балалар белән". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100