news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамнан коляска этеп баручы хатынның баласын урлап алып киткәннәр

news_top
Урамнан коляска этеп баручы хатынның баласын урлап алып киткәннәр
https://tambov.sledcom.ru/

Тамбов урамыннан коляска белән баручы хатынның сабыен урлап алып киткән кешене психиатрия экспертизасы көтә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-ат баланы коляскадан алган һәм качып китмәкче булган. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, 51 яшьлек ир-ат коляска янына кисәк кенә килә. Колясканы 34 яшьлек хатын этеп бара. Ир-ат сабыйны йолкып ала, машиналар йөри торган юлга таба китә, аннары бала тоткан килеш узып бара торган машина капотына ташлана.

Җинаятьчене шаһитлар тоткарлый. «Мин төрмәгә керәсем килә», – ди бала урлаучы кеше.

Сабыйны хастаханәгә илтәләр, табиблар аны бит имгәнүен ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар