Урамга йөрергә чыгып киткән өч бала анасын үле килеш тапканнар
Коточкыч фаҗига Башкортстанда булган.
39 яшьлек Галина Я. бер атна элек югалган. Кичә аны "Лиза Алерт. Башкортостан" төркеме волонтерлары тапкан.
Хатын 13 февральдә урамга йөрергә чыгып киткән җирдән кайтмаган булган. Ире сүзләре буенча, хатын телефонын алган, тик соңрак ул җавап бирмәгән.
Өйдә Галинаны өч баласы көтеп тора иде, дип хәбәр итә "Башинформ".