news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Урамга йөрергә чыккан»: Чаллыда танылган көрәшче Фәрит Шәрипов вафат булган

news_top
«Урамга йөрергә чыккан»: Чаллыда танылган көрәшче Фәрит Шәрипов вафат булган

Кичә кич Чаллыда танылган көрәшче Фәрит Шәрипов вафат булган. Аны бүген, 18 февральдә, соңгы юлга озатачаклар, дип хәбәр итә «Челнинские известия» басмасы.

Фәрит Шәриповка, йөрергә чыккач, урамда җан биргән. Көрәшче 69 яшендә мәрхүм булган. Тумышы белән ул Башкортстаннан. Үсмер чагыннан көрәш белән шөгыльләнгән. 14 яшендә, 8нче сыйныфны тәмамлаганда, Сабантуй батыры була. 19 яшендә Чаллыга килә һәм элеваторга эшкә урнаша.

Көрәшче Муса Җәлил турнирларында берничә тапкыр җиңү яулый. Башкортстанда 5 тапкыр абсолют батыр булып таныла. Республика көнендә Казанда берничә тапкыр җиңүче булып таныла. «Россиянең абсолют батыры» исемен яулый.

Фәрит Шәриповның урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар