Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамга чыккан Зәйнәб Фәрхетдинованы танымаганнар: «100 яшькә картайгансың!»

Әй рәхәт комплементлар ишетеп яшәве, дип яза тәнкыйтьләүләргә каршы җырчы.

news_top_970_100
Урамга чыккан Зәйнәб Фәрхетдинованы танымаганнар: «100 яшькә картайгансың!»
https://www.instagram.com/zaynabfarhetdinova/

Зәйнәб Фәрхетдинова урамда видео төшергән. «Кояштан күләгәгә качабыз, икенче яктан бераз кояшлы көн булса, урамга тарта. Язларын юл буйлары сары чәчәктә була, шул тузганакның да матурлыгы күңелләрне шатландыра бит!

Сары — сагыш төсе дисәләр дә, язларында кояш күрергә тилмереп, арыган күңелләрне кутәрә ул! Чәчләрне тузгытып, мин дә бер тузганак кебек кояшта җылынып кердем! Исән-сау кешегә барвсы да куаныч! Сау-саләмәт булыгыз!» — дип язган ул.

Укучыларны изоляцияләү режимыннан чыккан җырчының ак чәчләре шаккаттырган.

«Бу ак чәчәең белән 100 яшькә картайгансын!!!» — дип язганнар аңа.

«Әй рәхәт комплементлар ишетеп яшәве. Менә күрерсез киләсе фотога шул сүзләрегез ярдәме белән, яшәреп тә китәчәкмен әле», — дип җавап кайтарган җырчы.

«Илленең икенче яртысын ваклагач, әби буласың инде, мондый матур әбиләр күп булсын әле!»

«Ай тикшерәсез дә… Кояшка карап төшкән, шуңа гына бик төссез чыккан».

«Яшь барган саен чәчлэргә чал төшә, агарган чәчләрне гел карага буяп утырасы килми бит…»

«Танымадым, бай булырсыз».

«Кара чәч яшь күрсәтә сезне».

«Күпме негатив. Үтерә бу кешеләр», — дип яза инстадуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кояштан куләгәгә качабыз,икенче яктан бераз кояшлы көн булса,урамга тарта?? Язларын юл буйлары сары чәчәктә була,шул тузганакның да матурлыгы куңелләрне шатландыра бит! Сары,сагыш төсе дисәләр дә,язларында кояш курергә тилмереп,арыган куңелләрне кутәрә ул!?? Чәчләрне тузгытып,мин дә бер одуванчик(тузганак)кебек,кояшта җылынып кердем! Исән,сау кешегә барсы да куаныч! Сау-саләмәт булыгыз!??

Публикация от ЗАЙНАБ▐ ФАРХЕТДИНОВА (@zaynabfarhetdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100