news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамдагы 6 яшьлек балага таш тидереп, баш сөяген сындырганнар

Нәни баланы вертолет белән Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

news_top
Урамдагы 6 яшьлек балага таш тидереп, баш сөяген сындырганнар
Чаллыда 6 яшьлек малайның башына таш белән тидергәннәр. Шуннан соң, баланың баш сөяге сынып, Казандагы Балалар клиник хастахәнәсенә китергәннәр. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Вакыйга ЗЯБ бистәсендәге йорт ишегалдында булган. Урамда йөри торган нәни малайның башына 15 яшьлек малай ялгыш таш белән тигән.  Рентген ясаганнан соң, балага баш сөяге сынган дип диагноз куйганнар.

Нәни баланы вертолет белән Казанга китергәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар