Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда хәер сорашып торучыларга хәер бирергәме? Хәзрәт җавабы

news_top_970_100
Урамда хәер сорашып торучыларга хәер бирергәме? Хәзрәт җавабы
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Урамда кулын сузып хәер сорашып торучыларга хәер бирергәме? Алар бу хәер акчаларын хәмер яки башка хәрәм әйберләргә сарыф итмәсме? Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә җавап биргән.

«Соранган кешегә беркайчан да тупас сүзләр әйтмә, читкә этәрмә. Бирәсең килә икән, бир, бирмәсәң – бирмә. «Ике кулың бар, күзең күрә, нигә ялкауланасың?» – дип әйтмә, чөнки син аның кем икәнен, кайдан икәнен, нәрсә икәнен белмисең. Бирсәң бир, бирмәсәң бирмә, бу – бер.

Икенчедән, җәмәгать, кемгә сәдака бирергә, диярсез. Коръәни Кәримда Аллаһы Тәгалә болай җавап бирә: «Шундый кешеләр бар, тышкы кыяфәтенә карап, сез, ул бернигә дә мохтаҗ түгел, дип уйлыйсыз. Ул тыйнак, ул беркайчан, беркемнән берни сорамаячак. Шул ук вакытта ул бик тә мохтаҗ. Менә шундый кешене таба алсаң, хәерне шундый кешегә бирә алсаң, син ноктасына эләктең дигән сүз», – дип аңлаткан хәзрәт.

Әлеге видео белән социаль челтәрләрдә җырчы Алсу Фазлыева бүлешә. Җырчы Рамил хәзрәт Юныс җитәкчелегендә Кече хаҗ сәфәрендә. Әлеге төркем составында, шулай ук, җырчы Айгөл Бариева да изге сәфәргә кузгалган. Хаҗилар автобуста бер урыннан икенче урынга күченгәндә, Рамил хәзрәтнең файдалы вәгазьләрен тыңлап баралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100