Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда узышта катнашкан машина кызларны таптаган мизгел видеога эләккән

Төнге урамда машиналар узышына рәсми рөхсәт бирелмәгән.

news_top_970_100
Урамда узышта катнашкан машина кызларны таптаган мизгел видеога эләккән
https://pixabay.com/

25 апрельдә Омск шәһәрендә төнлә белән машиналар урамда узыш оештыра. Әлеге чараны үткәрү өчен махсус рөхсәт тә булмый. Шул чакта бер машина кешеләр өстенә килеп керә. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

22 яшьлек егет Mercedes автомобиле белән идарә итә. Ул да урам узышына килә. Старт бирүче кеше кулын болгагач, машиналар алга ыргыла. Mercedes автомобиле, киресенчә, артка таба хәрәкәт итә башлый һәм тамашачылар төркемен таптый. Бу кешеләр машина артына ук килеп баскан була. Машина артка таба хәрәкәт итә башлагач, кычкырышкан тавышлар ишетелә.

Юл һәлакәтендә ике кыз имгәнә. Авария китереп чыгарган егет аларны травмпунктка илтә, биредә кызларга тиешле ярдәм күрсәтәләр.

Хокук саклаучылар тиз арада автомобильченең шәхесен ачыклый. Аңа карата өч административ протокол төзиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100