news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамда уйнап йөргән нәни баланы бөркет чукып үтергән

Урамда уйнап йөргән нәни баланы бөркет чукып үтергән

news_top
Урамда уйнап йөргән нәни баланы бөркет чукып үтергән
Эфиопиянең көнчыгышындагы Гашамо авылында яшәүче кешеләргә бөркет һөҗүм иткән. Бу турыда ВВС сайтына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Ерткыч кош һөҗүменнән соң ике кеше яраланган, бер бала һәлак булган.

Мәрхүм баланың анасы сүзләренчә, сабый бу вакытта урамда уйнап йөри. Шуннан соң ул кычкыра башлый. Әнисе өйдән йөгереп чыга. Бу вакытта бөркет баланы җиргә егып салган һәм чукып маташа.

"Мин йөгереп килдем, бөркеткә таяк ыргыттым", - дип сөйли бу хатын.

Биредә бөркетләр бик еш һөҗүм итә башлагач, полиция махсус режим керткән. Алар хәзер агрессив бөркетләрне урында ук атып үтерә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар