Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда уйнап йөрүче кыз баланы урлап, подвалда чылбырга бәйләп тотканнар

news_top_970_100
Урамда уйнап йөрүче кыз баланы урлап, подвалда чылбырга бәйләп тотканнар
Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Алтай краеның Бийск шәһәрендә 12 яшьлек кыз баланы урлап, подвалда чылбырга бәйләп берничә көн тоткан ир-атны хөкем иттеләр. Ул 20 елга төрмәгә китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Былтыр 31 июльдә 40 яшьлек ир-ат урамда велосипедта йөрүче кыз баланы күрә һәм эләктереп ала. Ир-ат кызны бәйли дә урлап алып китә. Җинаятьче корбанының әйберләрен һәм телефонын суга ыргыта, имеш, бала суга баткан.

Аннары кызны волонтерлар һәм хокук саклаучылар эзли башлый. Җинаятьче шуннан соң тоткын кызны иреккә чыгарып җибәрә, үзе качып китә. Аны 12 августта Алтай краенда табалар. 

Җинаятьче гаебен таныды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100