Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда ничә градус салкын булганда мәктәпкә бармаска ярый?

-30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителә.

news_top_970_100
Урамда ничә градус салкын булганда мәктәпкә бармаска ярый?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә укулар тукталып тору буенча ачыклык кертте. Министрлык республиканың муниципаль берәмлекләренә һава температурасына бәйле дәресләр үткәрмәү турындагы тәкъдимнәр җибәргән. Бу хакта министрлыкка сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5–9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 27 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 5–9 сыйныф, 30 градус салкында авыл мәктәпләренең 10–11 сыйныф, 32 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 10–11 сыйныф укучылары мәктәпкә бармый кала ала.

Санитар нормалар буенча, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен -3 градуска кадәр салкын булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6–10 метр булганда гына үткәрергә мөмкин. Ә өлкән сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен үткәрү температура -10 градуска кадәр, ә җилнең тизлеге секундыга 6–10 метрдан артмаганда мөмкин.

Урамда -30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, -25 градус яки аннан да салкынрак булган очракта, балаларны мәктәп автобусларында йөртергә киңәш ителми. Мондый түбән температура булганда, балаларны муниципалитетлардан читкә алып чыгуны туктатырга тәкъдим ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100