news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамда миллион тапкан кешегә карата җинаять эше ачканнар

Сәүдә йорты сакчысы миллионны таба һәм өенә кайтарып куя. 

news_top
Урамда миллион тапкан кешегә карата җинаять эше ачканнар

3 декабрьдә Мәскәүдә яшәүче бер ир-ат урамда миллион сум тапкан һәм акчаны үзендә калдырган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачканнар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Башкаладагы бер фирма директоры Ленин проспектындагы сәүдә йорты тирәсендә кесәсеннән акчасын төшереп югалта. Анда барлыгы миллион сум була. Бераздан бу ир-ат акчаны эзли башлый һәм кайда югалтканын искә төшерә. Акча парковкадан чыкканда төшеп калганын аңлап ала.

Фирма директоры шул урынга әйләнеп килә. Тик акчасын таба алмый. Бу кеше полициягә шалтырата. Полиция хезмәткәрләре күзәтү камераларын карый һәм акчаны кем алганын ачыклый. Акчаны сәүдә йортында сакчы булып эшләүче 55 яшьлек кеше таба.

Сәүдә йорты сакчысы миллионны таба һәм өенә кайтарып куя. Аның өендә тентү вакытында акчалар табыла. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган, шәһәрдән чыгып китмәү турында имза алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар