Урамда кайнар су торбасы шартлап, яшүсмер пешкән
Шәһәрдә урамнар чатында кайнар су торбасы шартлаган.
Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, коммуналь авария Барнаулда булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, урам чатында кайнар су торбасы шартлаган.
16 яшьлек яшүсмер баланың аяклары пешкән. Укучыны застаханәгә озатканнар, дип хәбәр итте "Татар-информ".