«Фатирымны саттырдылар»: Өлкән яшьтәге хатын-кыз аферистлар кармагына эләккән
Хатын-кыз судта фатирын мошенниклар кушуы буенча сатуын исбатларга тырыша.

Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын судта фатирын мошенниклар кушуы буенча сатуын, акчаны аларга бирүен исбатларга тырыша. Фатирның яңа хуҗалары исә суд аша аны өеннән куып чыгарырга тырыша. Хатын-кызны прокуратура яклап чыга – сату-алу килешүе дөрес булмауны тану турындагы дәгъва белдерелгән.
«5 сәгать дәвамында миңа үзен ФСБ хезмәткәре дип таныткан кеше янады»
Казанның Киров суды Валентина Вовк эше буенча тыңлауларны башлады. Моннан берникадәр вакыт элек Татьяна Гаврилова Валентинаның фатирын сатып алган, хәзер ул элеккеге хуҗаны фатирыннан чыгарырга тырыша, ә Валентина үз сүзендә тора: килешү законсыз, ди.
Бу вакыйга узган елның 24 октябрендә башлана. Ул чакта китапханә хезмәткәре Валентина Вовк өйдә температура белән ята. Аның кәрәзле телефонына үзен Токарев фамилияле ФСБ майоры дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул Валентинага карата Украина Кораллы Көчләренә иганә итү буенча җинаять эше кузгатылуы турында әйтә, аның мессенджерларына ФСБдагы повестка фотографиясен җибәрә. Янәсе, икенче көнне ул Мәскәүгә Лубянкага күрсәтмәләр бирү өчен килергә тиеш.
«Ул минем бернәрсә дә эшләмәвем һәм повестка буенча икенче көнне үк башка шәһәргә килә алмаячагым турындагы сүзләремне ишетергә дә теләмәде. Ул миңа янады, ачуланды, хәтта сүгенде, һәм бу 5 сәгать буена бертуктаусыз дәвам итте. Бишенче сәгать азагында мин инде вазгыятьне адекват кабул итә алмадым, һәм ул миңа хәзер минем өчен бердәнбер чыгу юлы – минем барлык акчаларымны Үзәк банктагы счетка күчерү, дип белдерде. Янәсе, миннән шикләнелүче статусы төшерелгәч, бу акчалар тулы күләмдә кайтачак. Мин ризалаштым, һәм миңа шунда ук тулы инструкция бирделәр, ничек киенергә, үземне ничек тотарга һәм әгәр миннән мошенниклар турында сорасалар, нәрсә дип җавап бирергә», – дип сөйли Валентина Вовк.
Валентина ялгызы яши, аның кызы – Санкт-Петербургта. Валентина сүзләренчә, ул киңәшү өчен беркемгә дә шалтырата алмаган. Әгәр ул кем белән дә булса элемтәгә керергә тырышса, аны «Дәүләт серен ачу» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр, дип куркыткан шалтыратучы. Алдагы 2 көн эчендә Валентина банктагы счетларыннан бөтен акчаларын ала һәм аларны мошенникларга күчерә. Шулай итеп ул үзенең бөтен акчасын югалткан – 900 мең сумга якын.
«Тиздән ул миңа тагын шалтырата башлады. Ул кем белән дә булса аралашуны һәм хәтта телефонны төнгә сүндерүне дә тыйды. Алар мине бертуктаусыз күзәтеп тордылар: телефонымны сүндергәндә кем белән аралашканымны беләләр иде. Мин аның белән даими элемтәдә идем. Бу юлы аның белән генә түгел, хәзер миңа шулай ук үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныткан ниндидер хатын-кыз шалтыратты. Аның тавышы бик ягымлы иде, ул минем белән ягымлы аралашты, үз гаиләсе турында сөйләде, эмоциональ яктан йогынты ясады. Токарев мине гел ачулана иде, ә «Үзәк банк хезмәткәре» тынычландырды», – дип сөйли Валентина Вовк.
Мошенниклар Валентина белән ай дәвамында көн саен аралашып тора. Ниндидер мизгелдә «ФСБ хезмәткәре Токарев» аңа ялган документлар буенча берничә кредит рәсмиләштерелүен, залог итеп фатиры күрсәтелүен хәбәр итә. Хәзер, торагыннан мәхрүм калмас өчен, аңа, янәсе, сату-алу турында ялган килешү төзергә һәм бөтен акчаны «хезмәткәрләргә» тапшырырга кирәк була. Ул вакытта акчалар, янәсе, куркынычсыз счетта сакланачак, кредитлар дөрес түгел дип танылачак, ә акчалар кире кайтачак.
«Миңа сайлау өчен берничә риелторлык агентлыгы тәкъдим иттеләр. Мин берсен сайладым, аны ышанычлы дип санадым, аның турында ишеткәнем бар иде. Мошенниклар миңа, әгәр сорасалар, риелторларга һәм сатып алучыларга сөйләргә тиешле ялган хикәя аңлатты. Мин, апам янына Белоруссиягә күченәм, дип әйтергә тиеш идем», – дип сөйли Валентина.
Валентина агентлыкка мөрәҗәгать иткән көнне үк риелтор килә. Ул фатирны видеога төшерә, берничә фото ясый. Валентина фатир өчен акчаны акчалата алырга теләве турында кисәтә – Токарев аны банктагы счеттан акчаларын, янәсе, террорчылар алырга мөмкинлеге турында кисәтеп куйган була.

Фото: © «Татар-информ»
«Минем бернәрсәм дә калмады»
Валентина фатирын 4 миллион 100 мең сумга сата. Мондый түбән бәя сату ашыгычлыгы белән бәйле була.
«Килешү көнендә, мин акчаны алгач, риелтор мине өйгә илтеп куйды. Мин фатирга керү белән, миңа «майор» шалтыратты. Ул мине, трубканы куймыйча, бөтен акчамны санап чыгарга мәҗбүр итте. Мин санап бардым, ә ул язып барды. Шуннан соң ул, акчаны «агент»ка тапшырырга кирәк, дип хәбәр итте. Агент мине каршыдагы өй янында көтеп тора иде, ул «Токарев» дигән сүз код иде, мин әйттем һәм аңа бөтен акчаны бирдем», – дип сөйли Валентина Вовк.
Шуннан соң мошенниклар тагын берничә көн Валентина белән элемтәдә торалар. Аңа «барысы да хәл ителә», диләр. Ә аннары юкка чыгалар, мессенджердагы барлык язышуларны бетереп, «майор» элемтәгә башка чыкмый. Валентина шул чагында гына алдануын аңлый. Ул шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Аның гаризасы буенча «Аеруча зур күләмдә мошенниклык факты» буенча җинаять эше кузгатыла.
«Җинаять эше кузгатылганнан соң ук прокуратура судка фатирны сату-алу килешүен дөрес түгел дип тану турындагы дәгъва юллады. Ә яңа хуҗалар мине куа башлады һәм шулай ук судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Мин аларны аңлыйм, алар бит акчаларын түләгәннәр. Ләкин минем, кызганыч, бүтән бернинди милегем дә юк. Машинам да, дачам да - бернәрсәм дә. Минем кызым хәзер ире белән Санкт-Петербургта яши. Алар 1 бүлмәле фатирны ипотекага алдылар», – дип сөйли Валентина Вовк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Килешү законсыз, аны куып чыгарырга ярамый»
Судка Валентина үзе һәм аның яклаучысы килгән. Гариза бирүче – фатирның яңа хуҗасы килмәгән, әмма эшне аның катнашыннан башка карау турындагы үтенечне судка җибәргән. Татьяна үтенечен суд канәгатьләндергәннән соң ук Валентинаның яклаучысы эшне туктату турында үтенеч белдерә.
«Асылда дәгъва яклар арасында сату-алу килешүе төзелү белән дәлилләнгән. Шул ук вакытта быелның 6 февралендә прокуратура тарафыннан әлеге килешүне гамәлдә түгел дип тану турында дәгъва гаризасы бирелгән. Хәзер бу эшне әлеге килешүнең законлы булу-булмавы турындагы карарсыз карау мөмкин түгел», – дип укыды ходатайствоны Валентина Вовк яклаучысы адвокат Виктор Колескин.
Ачыкланганча, прокуратура дәгъвасы буенча эшне шулай ук Киров суды караячак.
«Мин акча алдым, килешү булды, әмма алар хәзер миндә юк. Ул вакытта мин мошенниклар йогынтысында идем, һәм фатирны мин алар басымы астында саттым, акчаны аларга тапшырдым», – дип сөйләде Валентина судка.
Судья карар чыгару өчен киңәшмә бүлмәсенә китте, ә кире кайткач, яклаучының үтенечен канәгатьләндереп, эшне туктатты.
Валентинага тагын берничә судта катнашырга туры киләчәк. Башта килешүнең законсыз булуын исбатлау өчен, торактан мәхрүм калмас өчен, ә соңыннан – үз акчаларын кире кайтарырга тырышу өчен. Бу – гаеплеләрне табу шарты белән.
«Татар-информ»га билгеле булганча, 2024 елда аферистлар Татарстан халкыннан 5,72 миллиард сум урлаган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында бу санны Татарстан Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов атады.
«Татар-информ»нан тәрҗемә