Петербургта 7 яшьлек малайны елан чаккан. Ул реанимациядә ята. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Әлеге вакыйга 16 июньдә «Разлив» бакчачылык ширкәтендә була.
«Малай атасы белән урамда йөрергә чыга. Шунда ул агулы еланны ашатмакчы була. Елан баланың уң кулындагы бармагын тешли», – диелә хәбәрдә.
Әти кеше тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыра. Малайны авыр хәлдә реанимациягә китерәләр.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.