Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Урамда да иярә, әйберләргә ияреп тә кайта» – Кандала тешләсә нишләргә?

news_top_970_100
«Урамда да иярә, әйберләргә ияреп тә кайта» – Кандала тешләсә нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кандала (клоп) кешегә урамда да, әйберләр складында да иярергә, күршеләрдән дә керергә мөмкин. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итте.

Көндез кандалалар азык-төлек тирәсенә җыела. Шулай ук алар матрас җөйләрендә, аның пружиналары арасында, карават каркасы кырыйларында, караватның баш ягында җыела. Кандалалар күп булса, алар тумбочкаларда, хәтта китап тышлыгы арасында да яши.

Кандала тешләгәч, бераз күпереп тора торган урыннар бер чылбыр сыман тезелеп китә. Тешләгән урын 4 мм дан 1-2 см га кадәр зурлыкта була. Яралар кычыта, дискомфорт тудыра. Кандала кешегә кертә торган агуга аллергия дә барлыкка килергә мөмкин. Тешләгән урын кызара, шеше зурая, хәтта сулыш юллары да шешергә мөмкин.

Тәнегездә кызыл шешенке урыннар күрсәгез, алар бер чылбыр булып тезелеп китсә – табибка мөрәҗәгать итегез. Ул тиешле дарулар билгели. Кычытуны басар өчен салкын әйбер куярга була. Белгечләр ярты бал кашыгы чәй содасын бер стакан суга салып болгатып, компресс ясарга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100