Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда чит ир-ат укол кадап киткәч, 15 яшьлек кыз аңын югалтып егылган

Мәскәү полициясе тикшерү эшләре башлаган.

news_top_970_100
Урамда чит ир-ат укол кадап киткәч, 15 яшьлек кыз аңын югалтып егылган
https://pixabay.com

2 августта кичке якта Мәскәүдә урамда йөрүче 15 яшьлек кызга бер ир-ат һөҗүм итә. Ул балага билгесез матдә салынган укол кадап китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз сүзләренчә, ул дуслары белән урамга чыккан. Урман полосасы янында аңа чит ир-ат килеп дәшкән. Бу кеше юл сораган, шуннан соң ир-ат баланың арт ягына укол кадаган. Кыз аңын югалтып егылган.

Бераздан ул аңына килгән, якында урнашкан Хәрби училище янына барып ярдәм сораган. Аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар.

Үсмер кызны хастаханәгә салганнар, ул билгесез матдә белән агуланган.

Хәзер бу вакыйганы полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100