Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда атыш башланса, нишләргә?

news_top_970_100

«Урамда атыш башланган очракта нишләргә» дигән кагыйдәләрне искә төшерәбез.

Урамда:

– ятыгыз, башыгызны каплагыз һәм ышыкланыр урын сайлагыз, аякка басмыйча, шунда таба хәрәкәтләнегез. Әгәр инде пуля үткәрми торган әйбер булмаса, клумба артына да качарга мөмкин, билгеле, ул пулялардан сакламый, әмма сезне күрмәячәкләр. Автомобиль артына качканда истә тотыгыз – ул пулялардан сакламый, металлы – юка, ә бензины шартларга мөмкин;

– подъезд янында булсагыз, шунда кереп качыгыз;

– балаларны ычкындырмагыз, алар куркып йөгерергә мөмкин, аларны үзегез белән каплагыз;

– урамда булган массакүләм чараларга балаларны алмагыз. 

Йортта булганда:

– тәрәзә яныннан китегез, тәрәзә биеклегенә күтәрелмәгез;

– озын таяк, швабра белән, яки аскы ягыннан тартып, пәрдәне каплагыз;

– иң куркынычсыз урын – ванна. Ул төрле яктан ябык, шуңа да иң имин урын. Әйтик, коридорда булсагыз, пуля рикошет белән тияргә мөмкин;

– фатирда иелеп, шуышып хәрәкәтләнегез;

– әгәр фатирга бәреп кереп, сезгә чыгып китәргә кушалар икән, геройлык күрсәтергә кирәкми. Кораллы кешегә каршы бернинди спорт мастеры да каршылык күрсәтә алмый; 

– фатирда янгын башлана икән, шуышып чыгып качарга кирәк.

Бина эчендә атыш башланса:

– атучы кеше белән ара ерак булса, бинадан качарга кирәк. Әйберләрең бар икән – ташла. Аеруча зонт кебек әйберләрне – ерактан сине кораллы дип уйларга һәм төбәп атарга мөмкиннәр;

– мәктәп кебек бина булганда, ишекне бикләп, утны сүндерергә, ишеккә баррикада ясарга кирәк.

Әгәр синең өстеңә киләләр һәм башка чара булмаса, атучыга һөҗүм итәргә кирәк булса, нәрсәне дә булса атарга була. Йөгереп качарга кирәк очрак булса, туры гына чабарга түгел, зигзаг ясап чабарга кирәк.

Әгәр урамда кешеләр күп икән, атыш башланса, паника нәтиҗәсендә кеше башкаларга ияреп, акылсыз гамәл кылырга мөмкин. Шулай ук тапталу куркынычы да бар. Шуңа да, кеше көтүе арасында булганда, егылмаска, көтү эшләгәнне түгел, аек акыл таләп иткәнне эшләү сорала. Кеше көтүе, әйтик, кечкенә генә күпергә, тар аралыкка йөгереп кереп, бер-беренә зыян салырга мөмкин.

Урамнан барганда каршыгызга таныш түгел кешеләр очраса, аннары яралы яки үле кешегә тап булсагыз, ул кешеләрне туктатырга ашыкмагыз. Яралы кешегә ярдәм итәргә тырышыгыз һәм «ашыгыч ярдәм» чакырыгыз.

Әгәр балагыз өйдә ялгыз калганда атыш башланса, тәрәзә һәм ишек янына килмәскә тиешлеген әйтегез. Әгәр шалтыратып «полиция» дисәләр дә, ишекне ачмасын.

Үзегезнең дә, балагызның да киемендә исеме, фамилиясе, телефон язылган элемтә чарасы булсын. Мөмкинлек булганда, атыш булуы ихтимал шәһәрдә кан туктату чараларын үзегез белән йөртү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100