news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамда 40 градус салкында кайнар су тулган чокырга егылып төшкән әби пешеп үлгән

news_top
Урамда 40 градус салкында кайнар су тулган чокырга егылып төшкән әби пешеп үлгән
Владимир Васильев, архив

Нефтеюганск шәһәрендә 79 яшьлек хатын-кыз кайнар суда пешеп үлгән. Табиблар тырышлыгына карамастан, әбине коткара алмаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 11 гыйнварда иртә белән була. Бу вакытта урамда 40 градус салкын тора. Биредә җылылык трассасында торба өзелә, җәяүлеләр йөри торган юлда чокыр барлыкка килә һәм анда кайнар су тула. Узып баручы әби чокырны күрми һәм шунда егылып төшә.

Нефтеюганск районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Тикшерү бара.

Улы сүзләренчә, әби хастаханәдә 5 көн яткач комага китә, аннары вафат була.

Ир-ат хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Ул, коммуналь хезмәтләр аркасында фаҗига килеп чыкты, дип саный һәм аларны җәзага тартуны таләп итә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар