Урам җыештыручыларның кышкы хезмәте: «Кара асфальт күренеп торганчы чистартабыз»
Кыш көне кар явып торганда урам җыештыручыларның эше тагын да арта. «Татар-информ» хәбәрчесе Казан урамнарын кардан чистартучылар белән аралашты.
«Кыш көне эшсез тормас өчен кар көрәргә чыгам»
Урам җыештыручыларның күбесе бик тыйнак, оялчан булып чыкты, исемнәрен сер итеп калдырдылар. Шундыйларның берсен Сибгат Хәким урамында очраттым. Аны А. дип атыйк. Ул үзенең урам җыештыручы булып кыш көне генә эшләвен әйтте.
«Без җәй көне юллар ясыйбыз, кыш көне бу эш бетеп тора, шуңа күрә безнең фирма кышка шундый эш тәкъдим итә. Юл ясау авыррак, анда түләү дә күбрәк, эше дә кызыграк. Ә монысы кыш көне эшсез тормас өчен инде», — дип сөйләде А. Аның вазифасы — җәяүлеләр кичүләрен һәм тукталышларны кардан чистарту, ә ишегаллары өчен башка кешеләр җаваплы. Урам җыештыручылар шулай бүленә икән.
Хәзерге вакытта А.ны Сибгат Хәким урамына өстәмә территориягә эшкә чакырганнар. Үзләренең көн саен җыештыра торган участоклары якынча җиде чакрым юл. «Элек бер территориядә дүртәү идек, хәзер икәү генә, — диде ул. — Быел түләүне арттырабыз дигәннәр иде. Узган ел сәгатенә 120-130 сум түләнә иде. Аена якынча 17-20 мең сум килеп чыга. Атнага алты көн эшлибез, кар күп яуса, ял көнне дә чыгасың инде. Эш вакыты — җидедән өчкә кадәр. Кар яумаса, өчкә хәтле җыештырып бетерсәң, иртәрәк кайтып китсәң була».
Совет районында да шулай ук җәяүлеләр кичүләрен һәм тукталышларны кардан чистартучылар белән аралаштым. Алар эшләренең авыр, тик хезмәт хакларының әз булуыннан зарланды. Болары да хезмәт хаклары якынча 20 мең сум булуын әйтте.
«Кешеләр урам җыештыручы хезмәтен хөрмәт итсен иде»
Альберт Насыйбуллин — йортларның ишегалларын кардан чистартучы. Аларның эш вакыты озынрак, иртәнге алтыдан кичке дүрт-бишләргә кадәр эшлиләр. Альберт абыйның җыештыра торган территориясенә өч йорт керә, барлыгы ун подъезд. Мин аның белән күрешкән көнне туктаусыз кар явып торды.
Кар күп яуганда безнең оешманың башка эшчеләре дә ярдәмгә чыга. Ялларсыз, көн дә эшләргә туры килә. Берәр кеше авырып китсә, җыелышып, аның участогын җыештырабыз, — диде Альберт Насыйбуллин.
Яңа гына җыештырылган җиргә чүп ташлап китүчеләр буладыр, андый вакытта күңелегез төшәме?
Төрле кеше була, нишләтәсең. Ияләндем инде. Кешеләр урам җыештыручы хезмәтен хөрмәт итсен иде.
Карны көрәргә комачау иткән нәрсә — ул ишегалды буйлап тезелгән машиналар. Альберт абый ул проблема турында болай ди: «Аларның киткәнен көтәсең инде. Монда машина куярга башка урын юк та бит, аларны аңлап була».
Альберт абый кеше хәленә керергә тырыша, гомумән, урам җыештыручылар сабыр булырга тиештер инде ул.
«Кара асфальт күренеп торырга тиеш»
Күрше йортларның ишегалдында кар көрәүче Гөлчәчәк Әхмәдуллина әйтүенчә, кыш көне иң кыены — тезелеп торган машиналар. «Алар кар җыючы тракторларга эшләргә комачаулый, карны куярга урын юк», — диде ул.
Шулай ук кайберәүләр машиналарын тротуарга куя. Урам җыештыручылар машиналар тротуардан төшмичә, андагы карны да көри алмыйлар.
Гөлчәчәк Әхмәдуллина монда кара асфальт күренеп торырга тиеш дип аңлатты. Үзе яңа яуган карны гел себереп торганга, җыештырган җире чиста иде.
Кар явып торса, иртәдән кичкә хәтле эшлибез. Иртәнге алтыда җыештырырга чыгабыз, биштә дә, дүрттә дә чыккан бар. Урам җыештыручылар җитми, — диде Гөлчәчәк ханым.
Кар күп яуганда, кешеләрнең ярдәмгә чыкканы бармы?
Әйе, чыгалар. Бер гаиләдән ир белән хатын миңа гел ярдәм итә. Икенче йорттан да шулай бер-ике кеше чыгып булышалар.
Гөлчәчәк апаның территориясенә ике йортның ишегалды керә, ул 15 мең тирәсе хезмәт хакы ала, 14 ел дәвамында урам җыештыручы булып эшли. Аны бу эштә эшләгәндә яшәү урыны белән тәэмин итеп торалар.
Кыргызстаннан Казанга күчеп килгән С. апа да аңа яшәргә урын биреп торулары хакында әйтте. Ул урам җыештыручылар арасында хатын-кызларның күп булуын, аңа да кешеләрнең кар көрәшергә ярдәмгә чыгуларын сөйләде.
Шунысы кызыклы, кар өелебрәк торган ишегалларында урам җыештыручыларны тапмадым, ә ишегалдын чисталыкта тотучылар кар явып торган вакытта иртәдән кичкә хәтле эш урынында.
Казан урамнарын җыештыручылар турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә дә күзәттем. Мәсәлән, «ООО ЖЭК-15» Вконтакте төркемендә эшкә урам җыештыручылар кирәклеге һәм аларны яшәү урыны белән тәэмин итәчәкләре хакында мәгълүмат бирелгән.
Шулай ук Вконтакте төркемендә Яңа Савин районындагы җыештыручыларга ярдәмгә чыккан кешеләргә рәхмәт сүзләре язылган.
Урам җыештыручыларның хезмәт хакы ничек билгеләнә?
Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта башкалада якынча 3 мең урам җыештыручы эшли һәм 500 тирәсе эшче кирәк.
Урам җыештыручылар — күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтә торган идарә итүче оешмаларның эшчеләре. Хезмәт хакын да аларга идарә итүче оешма билгели. Ул милекчеләрнең ай саен счёт-фактура буенча түләп барган акчасыннан җыела. Урам җыештыручыларга милекчеләр аерым тариф буенча түли. Коммуналь түләүләрдән аермалы буларак, бу түләү тарифын милекчеләр үзләре билгели ала. Һәр йортның яшәүчеләре әлеге тарифны үзгәртүне сорарга хокуклы, тик билгеләнгән тарифтан түбән төшәргә ярамый, ә арттырырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә аңлаттылар.
Урам җыештыручыларга эш бирүче оешмаларның берсе белән элемтәгә чыктым. Әлеге торак милекчеләре ширкәтенең рәисе дә, милекчеләр теләсә, урам җыештыручыларның хезмәт хакын арттырырга мөмкин, диде. Моның өчен җыелыш җыеп, тавыш бирергә кирәк. Күпчелек кеше ризалашса, счёт-фактурада урам җыештыру хезмәтен билгели торган рәттә яңа бәя языла башлый, бу законлаштырыла һәм шуннан соң урам җыештыручының хезмәт хакы арта.
Әлеге торак милекчеләре ширкәтендә урам җыештыручыларга ел дәвамында бер төрле хезмәт хакы — 14 мең сум түләнә. Менә «Слобода» торак-коммуналь хуҗалыгында кыш көне бәяләр арта, җәй көне кими.
«Урам җыештыручыларның хезмәт хакын арттырыр идек дип, җыелыш оештырырга теләк белдерүчеләр булгалыймы?» — дигән сорауга: «Минем беркемнән дә мондый тәкъдим ишеткәнем юк», — диде «Слобода» торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Радик Зиннәтуллин. Аның сүзләренчә, «Слобода»да эшләүче урам җыештыручылар аена 25-35 мең сум хезмәт хакы ала. Шулай ук ул аз катлы йортларда урам җыештыручыларга түләүне оештырырга кыенрак булуын әйтте, чөнки ике катлы күп подъездлы йортның җыештыру территориясе зур була, ә милекчеләр саны әз. «Кар күп яуганда, җыештыручылар өлгермәгәндә, оешманың бөтен эшчеләре дә урамга кар көрәргә чыгалар», - диде Радик Зиннәтуллин.