«Урам этләре дә «молодец» сүзен белә». Кыргый этләр көтүе белән очрашканда нишләргә?
Соңгы арада, көн тудымы, кыргый этләрнең кешеләргә ташлануы турында яңалык укыйбыз. Куркыныч булып китә. Йортсыз хайваннар көтүе белән очрашканда нишләргә соң? Әгәр этләр үзләрен агрессив тотса, үзеңне ничек тотарга? Сезне эт тешләсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Бу һәм башка сорауларга кинолог һәм хайваннарны яклаучы җавап бирде.

«Эт туйларын» читләтеп узыгыз»
Кыш ахыры – яз башында кыргый хайваннар арасында «эт туйлары» була. Гомумән, этләрнең туйлар чоры ел буена дәвам итә. Әмма шул ук вакытта караучысыз этләрне һәм йорт хайваннарын бутарга кирәкми, ди Татарстан Республикасы спорт-гамәли этләр үрчетү Федерациясенең Баш ветеринария табибы, кинолог Денис Александров.
Эт туйлары вакытында бер кыргый ана эт янына бик күп «кавалерлар» җыела. Ә менә йорт хайваннарының бу чоры елга 2 тапкыр була һәм тыныч уза.
«Ата этләр ана этләрне саклый башлый. Әгәр алар яныннан йорт хайваны белән берәр кеше яки ялгыз гына берәр кеше узып китсә, этләр өере моны үзләренә куркыныч яный дип кабул итәргә мөмкин. Этләр үзләренеке дип санаган территориягә керсәгез, алар агрессия күрсәтәчәк. Әгәр дә сез «эт туе»н күрәсез икән, бу урынны читләтеп узу яхшырак, күрше ишегалды яки урам аша. Этләрне котыртырга ярамый: агрессив яки сагаеп торган хайваннар көтүеннән качарга кирәк», – ди Александров.

Фото: © Денис Александров
Кыргый этләр көтүе белән очрашканда үзеңне дөрес тоту өчен 7 киңәш:
1. Кыргый этләр, исән калу өчен, гадәттә көтү-көтү булып җыела. Хайваннар көтүе белән очрашканда, яшеренер урын булмаган ачык урыннарга чабарга ярамый.
2. Хайваннар көтүеннән качу бары тик аз гына, 5-10 метр ераклыкта, ышык урын булганда гына мөмкин. Мәсәлән, подъезд яки автомобиль.
«Әгәр качу мөмкинлеге бар икән, геройлык күрсәтмичә качу яхшырак. Ачык киңлекләрдә этләрдән качарга ярамый. Алар һәрвакыт тизрәк чабачак. Эт сезне куып тотачак, аякларыгызны тешләячәк», – дип кисәтә Александров.
3. Әгәр дә ачык һәм качып булмый торган урын икән, киртәле урын табарга кирәк – койма, йорт стенасы, агач. Этләр сезне арткы яктан килеп әйләндереп ала алмаслык итеп басыгыз. Хайваннар, табышны эзәрлекләгәндә, аңа аркадан ташланалар. Табигать тарафыннан аңа шундый инстинкт салынган.
«Эт һәрвакыт аркага ташланырга яки аякны тешләргә тырыша. Әгәр эт сезнең аягыгыздан эләктереп алса, сез тигезлекне югалтачаксыз һәм егылачаксыз», – дип аңлата Александров.
4. Үзегез белән эт арасына киртә куегыз. Кулдагы теләсә нинди әйбер: сумка, рюкзак, зонтик шундый киртә була ала. Теләсә нинди предметны да эләктереп алырга мөмкин. Мәсәлән, чүп савыты, таяк яки таш. Якын-тирәдә бернәрсә дә булмаса, куртканы салырга мөмкин. Эт беренче чиратта бу предметны тешләп алачак. Моннан тыш, предмет хайванны куркытырга мөмкин. Мәсәлән, ачык зонт. Эт белән үз арагызга каршылык куеп, сакланып кына ышык урынга таба хәрәкәт итәргә кирәк.
5. Денис Александров фикеренчә, саклануның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы – һәрвакыт кесәдә борычлы баллон йөртү. Этләр исләргә сизгер. Баллонны этнең борынына юнәлтеп, сиптерергә кирәк. Көтүдә һәрвакыт юлбашчы яки лидер була. Шуңа күрә иң беренче чиратта аңа каршы көрәшергә кирәк.
«Борыч баллоны авыр да түгел, урынны да аз ала, әмма ашыгыч хәлдә гомерне һәм сәламәтлекне саклап кала ала», – дип саный Александров.
6. Электрошокер - саклануның тагын бер гади ысулы. Төймәгә баскач, көчле ток разряды барлыкка килә, ул хайваннарны куркыта. Электрошокер белән хайванга төртергә кирәкми, этне ис һәм тавыш куркыта. Төймәгә баскач, хайваннар яшен вакытында сизә торган озон бүленеп чыга.
7. Хуҗасыз хайваннар белән очрашканда иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Этләр адреналинны сизә. Сез күбрәк курыккан саен, этләр шулкадәр агрессив була, дип кисәтә белгеч.

Фото: © «Татар-информ»
«Оялырга кирәкми: кычкырыгыз, ярдәмгә чакырыгыз»
Кинолог билгеләп үткәнчә, бу киңәшләр беренче чиратта якланмаган категория кешеләргә – хатын-кызларга, балаларга, яшүсмерләргә һәм өлкәннәргә кагыла. Этләрдән курыкмаган һәм каршылык күрсәтергә әзер булган ир-атларга хайваннар һөҗүм итмәскә дә мөмкин.
«Сезнең иминлек – сезнең кулларда. Ашыгыч хәлдә оялырга кирәкми: кычкырыгыз, ярдәмгә чакырыгыз. Үз тормышыңны ахырга кадәр сакларга кирәк», – ди Александров.
Ул узган көздә Казанның Самосырово бистәсендә бер көтү эт яшь хатынны ботарлап ташлаган фаҗигане искә төшерде.
«Әгәр этләр кан сизсә, аларның баш мие шундук сүнә һәм инстинктлары кабына. Теләсә кайсы көтүдә берәр провокатор табыла. Әгәр дә хатын-кызда баллон булса, ул этнең борынына сиптерер иде. Һәм бу – аны коткарыр иде», – ди кинолог.

Фото: © «Татар-информ»
«Этне югалттык, балада шок һәм истерика булды»
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә караучысыз этләрнең йорт хайваннарына ташлануы турында хәбәрләрне еш күрергә була. Хуҗалар кечкенә этләрен һөҗүмнән ничек саклый ала?
Бу сорауга җавап биргәндә, Денис Александров бер очракны исенә төшерде. Ул ТВда туры эфирда чыгыш ясаганда, студиягә Салмачыдан бер хатын шалтыраткан. Ул азык-төлек кибетенә кызы һәм шпиц токымлы эте белән бергә баруын сөйли. Кечкенә эткә зур алабай һөҗүм итә. Эткә муенчак кидерелгән була, ләкин аның янында хуҗасы булмый. Хатын этне кулына ала, ләкин алабай аның кулыннан шпицны тартып ала да табышын тешләренә кыстырып йөгерә. Хатын-кыз моннан соң этен башка күрми.
«Әгәр аның баллоны булса, ул этнең күзенә һәм борынына сиптерер иде, һәм эт качып китәр иде. Ә болай ул этен югалткан, балада шок һәм истерика булган», – ди кинолог.

Фото: © «Татар-информ»
«Кешеләр күп булган урыннарда эт борынчыкта һәм бауда булырга тиеш»
Хуҗасы янәшәдә булган баусыз һәм борынчыксыз агрессив эт белән очрашканда үзеңне ничек тотарга?
Ул чагында Александров хуҗа белән сөйләшергә, этен бәйләүне сорарга киңәш итә. Әгәр хуҗа үтенечкә җавап бирмәсә, булган хәлләрне телефонга төшерергә, кулыгызда борыч баллоны булса, шуны кулланырга кирәк, ди ул.
«Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрендә әйтелгәнчә, кешеләр җыелган урыннарда эт борынчык киертелгән һәм бауда булырга тиеш, дип төгәл язылган», – дип искә төшерде ул.
Әгәр дә хуҗа эте белән урманда йөри икән, кешеләрне күргәч, ул шулай ук хайванын бәйгә алырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ»
Эт һөҗүм итәргә әзерләнсә яки инде һөҗүм иткән булса, нишләргә?
• Йорт этләре «Тор!», «Утыр!», «Фу!» командаларын беләләр. Урам этләре тавышка гына җавап бирәчәк, ди «Татар-информ» әңгәмәдәше.
• «Әгәр сез үз-үзегезгә ышанасыз һәм этне куркытырга телисез икән, туп-туры эткә таба атлагыз, кулларыгызны өскә күтәрегез һәм кычкырыгыз. Әгәр дә сез конфликттан качарга телисез икән, хайванга бераз яныгыз белән борылыгыз. Ул чагында эт сездән агрессия сизмәячәк», – дип аңлата Александров.
Эт шулай да һөҗүм иткән икән, гәүдәнең тормыш өчен мөһим булган өлешләрен – эчне, бугазны, башны капларга тырышырга кирәк.
• Хайван тешләсә, котыру авыруына каршы курс узу өчен, кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә йорт эте тешләсә, травмпунктта «направление» бирәчәкләр, аны хайван хуҗасына тапшырырга кирәк булачак. Ул исә дәүләт ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә тиеш була, анда 10 көн дәвамында хайванны күзәтеп торачаклар. Әгәр эт белән барысы да тәртиптә икән, зыян күргән кешегә тапшырылырга тиешле белешмә биреләчәк.
«Ата-аналар балалары белән аңлату эшләре алып барырга, аларга этләр очраганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә тиеш. Йортсыз хайваннарга, бигрәк тә янәшәсендә көчекләре булган этләр янына якын килергә ярамый. Шулай ук яткан хайваннар көтүенә дә якын килергә ярамый. Шул ук вакытта балаларны артык куркытырга да ярамый», – дип йомгаклады кинолог.

Фото: © Дарья Раёк тарафыннан тәкъдим ителгән
«Әгәр кеше башта күрсәтелгән ишарәләрне аңламаса, эт үз-үзен агрессив тота башлый»
ТР шәһәрләрне үстерү институтының «Дог-френдли Татарстан» йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт культурасын үстерү проекты кураторы Дарья Раек билгеләп үткәнчә, мондый ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен билгеләп булмый.
«Үз-үзеңне тоту тактикасы тәүлекнең урыны, вакыты, конкрет кешегә, конкрет эт яки этләргә һәм сез очрашкан ситуациягә бәйле булачак. Нинди генә киңәшләр бирсәң дә, барысы да рефлектор рәвештә, үз темпераменты һәм тәҗрибәсе нигезендә эш итәчәк», – дип саный ул.
Шуңа күрә күңелсез хәлләрне булдырмый калырга, хайваннарны котыртмаска һәм мондый очрашулар куркынычы булган урыннарны урап узарга өйрәнергә кирәк.
«Агрессив эт нинди була? Моны кем билгеләгән? Үзен агрессив тоту – бу әле әлеге эт агрессив дигәнне аңлатмый. Әгәр дә кеше этнең үзенә уңайсыз, куркыныч икәнен аңлатучы ишарәләрен аңламаса, эт үзен агрессив тота башларга мөмкин », – дип аңлатты Раек.
Интернетта этнең ишарәләр телен аңлау һәм аралашуны вакытында туктату өчен өйрәнергә мөмкин булган «агрессия баскычы» белән рәсемнәр һәм хәтта видеолар табарга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»
«Ышанычлы рәвештә тыныч кына үтеп китегез»
Дарья Раек кеше этне куркыта торган яки аның хуҗасына һөҗүм буларак интерпретацияләнә торган гамәлләр вакытында нишләргә кирәклеген аңлатты.
«Эт белән очрашканда (хуҗасы белән яки аннан башка) төп кагыйдә – ышанычлы рәвештә тыныч кына үтеп китегез. Әгәр эт сезгә игътибар белән карый, колакларын кыса, өрә икән – аңа кырый белән генә карап, яныгыз белән аны әйләнеп узыгыз. Этләр дөньясында бу – үз-үзеңне тыныч тотуны аңлата, «кит күзе» дип йөртелә. Аңа тыныч кына, шул ук вакытты ышанычлы итеп «юк», «ярамый» дип әйтегез, – дип киңәш итә Раек.
Казанда яшәүче хатын-кыз йорт хайваннарын кыргый этләр һөҗүменнән саклау өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
«Этегезне мөмкин кадәр үзегезгә якынрак китерегез, мөмкин булса, кулыгызны алга куегыз һәм «Ярамый! Артка!» диегез», – дип киңәш итә ул.
Әгәр кыргый эт китми һәм сезнең хайваныгызга тагын да якынрак килергә тырышса, түбәндәге гамәлләрне башкарырга мөмкин:
«Бавын тотып, камчы белән суккан кебек, асфальтка сугыгыз. Мондый тавышлар еш кына этләрне куркыта, һәм сезнең акрын гына артка чигенеп, дистанцияне арттырырга һәм китәргә вакытыгыз булачак. Бу – урам этләре көтүе белән очрашканда да ярдәм итәчәк», – дип билгели Раек.
Белгеч рулетка-баулар кулланмаска киңәш итә. Куркыныч янаучы хәлләр килеп чыккан очракта, рулетка этне тиз генә тартып китерергә һәм икенче очын куркыта торган элемент буларак кулланырга мөмкинлек бирмәячәк.

Фото: © «Татар-информ»
«Балагыз өчен кечкенә эт сатып алганда, аның белән сез йөрергә тиешлегеген истә тотыгыз»
Дарья Раек, шулай ук, законнарны үтәү мөһим, ди. Балалар этләрне олылардан башка йөртергә тиеш түгел.
«Законнарда 14 яшькә кадәрге балаларга хайваннарны йөртүне тыю болай гына язылмаган. Этләр бер-берсенә карата реакция күрсәтә, һәм бу – нормаль. Мондый хәлгә юлыкканда, бала ориентлаша алмаячак. Шуңа күрә сез «балагыз өчен кечкенә эт» сатып алганда, аның белән йөрергә тиешлегегезне истә тотыгыз», – ди ул.
Хайваннарны яклаучы эт хуҗалары кинологлардан хайваннар сугыша башласа, аларны аерырга өйрәнергә тиеш, дип саный. Хәтта дустанә этләр дә, уенчык бүлешә алмыйча, бер-берсенә ябышырга мөмкин.
Этләр көтүе белән очрашканда, Дарья Раек алар белән тыныч кына сөйләшергә һәм арка белән сакланып булырлык урынга – коймага, капка янына барырга киңәш итә. Этләрне күз уңыннан ычкындырмыйча, ян белән салмак кына алар торган урыннан ераграк китәргә кирәк.
«Фальцетка күчмәгез, ышанычлы, калын тавыш белән «Ярамый! Кит!» дияргә кирәк. Әгәр сез: «Сәлам, этләр, мин һөҗүм итмим. Барысы да яхшы, сез дә яхшы», – дисәгез, үзегезнең эчке киеренкелегегезнең дәрәҗәсе кимиячәк.
Бу – саташу булып тоелырга мөмкин, ләкин урам этләренең дә күбесе (бәлки, элек аларның да хуҗалары булгандыр) «молодец» һәм «яхшы» сүзләрен белә. Бу – алар өчен уңай мәгънә йөртә», – дип аңлата Раек.
Сөйләшкәндә, кеше хайваннарның игътибарын бераз читкә юнәлтә, һәм үзе дә үз тавышыннан тынычлана.
«Паникага бирелмәү – бик әһәмиятле. Бу – авыр, ләкин моны башта тоту мөһим», – ди Дарья Раек.
Шуңа күрә балаларга да, өлкәннәргә дә этләрдән курку өстендә эшләргә кирәк. Ата-аналар балаларына этләрдән куркып калмаска, ә алар белән ничек итеп дөрес аралашырга икәнен аңлатырга тиеш, ди ул.
«Татар-информ»нан тәрҗемә.