Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урам егете язмышы: «Пычак белән кизәнеп, кан тамырын кистеләр»

Дус егет белән сөйләшеп утырганда, кулына игътибар иттем. Беләзек сөяге җирендә яра эзе бар икән. «Үз-үзенә кул салганың бармы әллә?» – дип сорагач, елмаеп куйды. «Юк, мин тормышны яратам», – ди. Дустым хикәяне урнаштырырга ризалык бирсә дә, исемен язарга кушмады.

news_top_970_100

Сүзне нәрсәдән башларга да белмим. Миңа 29 яшь, үземнән өч яшькә олырак хатыным һәм 3 яшьлек улым бар.

Тормыш иптәшем Лилия – психолог. Хәзерге вакытта ул өйдә генә утыра. Әмма аңа кадәр ул нәкъ менә шул өлкәдә эшли иде. Дөрес, бүгенге көндә психологларга халыкның карашы бөтенләй икенче, чөнки бөтенесе дә үз аккаунтларында бер төрле «акыл сата».

Лилия андыйлардан түгел. Аның 5 еллык белеме бар. Һәм беркайчан да: «Мин – психолог», – дип кычкырып әйткәне булмады. Лилия булмаса, минем белән нәрсә буласын да белмим. Ул мине үзгәртеп корды, дисәм дә, хата булмас. Ул уйларымны, максатларымны яхшыга үзгәртте, үткәннәр белән яшәмәскә өйрәтте. Кыскасы, гаилә бәхетен бирде.

Мин 1993 елның көзендә тудым. Казан егете. Бар бит әле төшенчә «Мы – дети девяностых»? Менә мин дә шул вакыт баласы.

Яшь чакта «урам егете» идем. Алай дигәч, урамда яши торган егет, дип уйлый күрмәгез. Ул вакытта «урам егете» дигән төшенчәгә ия булыр өчен күп кан түгәргә кирәк иде. Ул исемне бер алгач, аңардан арынып булмый. Гомерлек тамга (клеймо) сыман.

Мин мәктәптә укыганда, әтиебез безне ташлап чыгып китте. Аның читтә икенче берәүдән балалары булган. Әнинең газапланганын күреп, миндә әтигә карата гомерлек нәфрәт хисләре калды. Аның белән әле дә аралашмыйбыз. Ул үзе дә горур кеше. Бер туган көн белән котлап, шалтыраткан иде. «Еракка җибәрдем» мин аны. Шуннан соң, башка хәбәр килмәде.

Шулай итеп, мин әнинең бер тәртипсез малае булып үстем инде. Ә ул вакытта тәртипсез булмасаң, сине я почмакка кысып, күзлегеңне сындыралар, я типкәләп китәләр. Сәбәпсез бит ул. Бүген генә ул, берәрсе сиңа ялгыш җилкәсе белән тиеп китсә, полициягә барып елый аласың.

Яңа гасыр башында урамда йөрергә бик куркыныч иде. Группировкаларның азган вакыты бит.

Иң куркыныч булып Авиатөзелеш районы саналды. Анда кызларга гына түгел, егетләргә дә йөрү куркыныч тудыра иде. Шуңа күрә, мин үзем белән кечкенә генә булса да пәке йөрттем. Үзем Совет районында тора идем. Һәм чынлап та Авиатөзелешкә барырга курка идем.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әни институтка кертте. Белмим, ул диплом нигә кирәк булгандыр, мин барыбер укуны тәмамламадым. Миндә аның кайгысы түгел иде. Миңа тиздән 30 яшь тула һәм әле дә ул укуны кирәк дип тапмыйм. Гафу итегез, яшьләр һәм студентларның ата-аналары.

Өченче курска җиткәндәрәк, әни бер ир-ат белән очрашып йөри башлады. Әмма безне таныштырырга ашыкмады. «Вакыты җиткәч, вакыты җиткәч», – дип кичектерә килде.

Ләкин кайсы серне озак саклап була? Әнинең танышы Урта Азия милләтеннән икәне ачыкланды. Ә әни минем аларга булган карашны бик яхшы белә иде. Мин аларны сөймим генә түгел, күралмый идем. Аның белән күзгә күз очрашкач, каты гына сугыштык. Борынын сындыргач та китмәде.

Беренче курста укыганда, кыш көне сәгать дүрттәге парга барып ята идем. Безнең подъезд төбендә шул Урта Азия халкыннан торган «группировка» әйләндереп алды. Алар гади: «Тәмәке бармы?» – дигән сораудан башлады да, берсе пычагын чыгарды. Ул пычакның зурлыгы – аның белән үгез суеп була. Кизәнә теге! Мин инде үземчә «отпор» бирәм. Андагы куркудан сикергән йөргән! Урам егетләре курыкмый, диләр. Гомерең кыл өстендә булганда, курыкмассың!

Колакта әле дә аларның миннән мыскыллап көлгән тавышлары яңгырый. Үзләренең телендә нәрсәдер сөйләп, күңел ачалар. Берсе шунда аякка китереп типте. Ул «яңгыраган» авырту бөтен тән буенча йөгерде. «Качарга кирәк, башны сакларга кирәк», – дип эчтән уйлыйм. Теге пычак белән миңа янаганда, кул белән сакландым. Төрле якка кан чәчрәде. Болар үзләре дә куркып калды булса кирәк. Елмайган йөзләре секунд эчендә «караңгыланды». Шул рәвешле, алар бер-берсенә каранганда, мин кире өйгә кереп качтым.

Кулымны кысып тоткан килеш, чабам тегендә. Атлаган саен кан ага. Ул канга бөтен баскыч буялды, идән буенча таралды.

Фатирда миңа ярдәм күрсәтә алырлык беркем дә юк иде. Шуңа мин күршегә шакыдым. Күрше абый ишекне ачты. Күзләрен шарландырып, әле миңа, әле минем кулыма карый. Аннары чәчләре шоктан торып басты. «Күрше абый, кан бик күп түгелде. Чиләк белән су алып чык һәм «ашыгыч ярдәм» чакыр әле. Тиздән әни дә кайтып җитәчәк», – дим.

Күрше абый башта табибларга шалтыратты, ә аннары бер чиләк су чыгарды.

Нишлисең соң ул су белән? – ди.

Мин шул чиләкне алып, идәнгә түгеп җибәрдем.

Әнигә күрсәтмәскә кирәк бу тапларны. Бик нык борчылачак, – дим.

Күрше абый кан белән буталган суның идән буенча таралганын күреп, башына ябышты. Миңа да алай эшләргә кирәкмәгәнлеге соң гына барып җитте. Бөтен ишек төбенә, баскыч аша аскы катка су таралды. Менә шушы мизгелдә табиблар да килеп җитте.

Нәрсә булды сиңа? Кем болай эшләде? Кемне үтерделәр? – дип шәфкать туташы кычкыра. Яннарында полиция хезмәткәрләре дә бар.

Болар мине күрше абыйның фатирына кертеп утырттылар. Кан тамырын ямый башладылар. Карасам, табибы да теге Урта Азия халкыннан иде. Кулны аңардан тартып алырга теләдем.

Кирәкми миңа сезнең ярдәм. Сезнең кешегез минем кан тамырын кисте дә инде! – дидем.

Шуннан соң ул табиб бик теләмичә генә эшне башкарды. Миңа шулай тоелды инде.

Әле ул кул белән бер атна йөрдем. Кулым тәмам оеша башлады, бармаклар күперде. Шуннан соң үзебезнең поликлиникага барып килергә булдым. Андагы табиб кулга карап гаҗәпләнде. «Кан тамырыңны дөрес ямамаганнар бит. Син ничек болай йөри алдың? Кан кулыңа аккан ләбаса!» – дип, тегенең эшен төзәтте. Янәдән ул яраны ачып, кабат ямадылар. Күрәсеңме? Әле дә каз тәннәре йөгерә.

Шуннан бирле мин ул халыкны күралмыйм. Өстәвенә, әни дә шуларның берсенә кияүгә чыгуын әйтте. Мин аңардан тезләнеп сорадым: «Зинһар, чыкма!» – дип. Ә мәхәббәттән башын югалткан хатыннарны берәр нәрсәгә күндереп буламы? Юк.

Мин үги атамнан әле дә оялам. Аның турында бик сөйләмәскә тырышам. Ә болай без аның белән төзелештә бергә эшлибез. Үги әти акчага мохтаҗ инде. Аның әле туган ягында да гаиләсе бар. Хатыны һәм, ялгышмасам, ике баласы. Анда да акча җибәреп тора. Үзе минем белән 100 мәртәбә уртак тел табарга тырышты. «Әниеңне үлеп яратам», – дип антлар бирде.

Аның аркасында, әни белән мөнәсәбәтләрне бозасы килмәде. Әйе, башта сөйләшми йөреп карадым. Булышмады. Ә әни – минем бердәнбер якын кешем иде. Шуңа күрә, аның өчен, дип кабул итәргә туры килде.

Мин үземне дә әйбәт кеше димим. Дөрес, мин йөзгә бик яшь күренәм. Шуңа да мине егетләр җитди кабул итми иделәр. Бер кизәнеп, аударгач кына ышандыра идем.

Үзебезнең төркемдәге егетләр өчен дә, үземне яклап та күп сугышырга туры килде. «Урам» дип институтны да калдырдым, гаилә кору да икенче планга күчте. Шуңа да мин соң өйләндем.

Тормыш иптәшемә мин чиксез рәхмәтле. Ул мине дөрес юлга бастырды. Бүгенге көндә минем эшем, гаиләм һәм Казан читендә ике этажлы йортым бар. Малаемнан урам егете үстермәү – минем төп максатым. Мин аңа үземнең әтидән җитмәгән барлык әйберне бирәчәкмен. Беренче чиратта ул – хөрмәт, мәхәббәт һәм «әти» дип эндәшерлек яндагы терәк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2022
    Исемсез
    Афэрин,куркак булмаган акылына килгэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100