Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралдагы Елань авылында өч бала янып үлгән

Биш баланың 31 яшьлек анасы гел салгалап йөри. Балаларны әле күптән түгел генә әниләренә кире кайтарган булганнар.

news_top_970_100
Уралдагы Елань авылында өч бала янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсе

Свердловск өлкәсенең Талицкий районындагы Елань авылында 5 апрельгә каршы төндә зур янгын була. Фаҗигадә өч бала янып үлә. Коточкыч янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр, прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре ачыклый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгында 2 яшьлек кыз, 5 яшлек малай һәм 8 яшьлек малай һәлак була. 8 яшьлек һәм 10 айлык ике малайны шаһитлар коткара. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балаларның анасы һәм үги әтисе имгәнми. Әлеге гаилә хисапта тора, үги әтиләрен кыйнау һәм алимент түләмәгән өчен хөкем иткән булганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең рәсми вәкиле Валерий Горелых сөйләгән.

«КП-Екатеринбург» хәбәрчесе авылдашлары белән сөйләшкән. 

«Кызганычка, бу гаилә турында бер яхшы сүз ишеткәнем булмады. Аларның балаларын берничә тапкыр алып киттеләр инде. Менә әле шушы көннәрдә генә кабат кайтарганнар иде. Гел эчтеләр, андый тормышта ни булганын үзегез күз алдына китерәсездер инде», — ди күршеләре.

Биш бала анасы 31 яшьлек Ксения биредәге интернат-мәктәптә укыган. Авылдашлары сүзләренчә, ул еш кына салгалап йөри, балаларын тиешенчә карамый. 

Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма да була. Бу турыда Талицкий районы прокуратурасы хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100