Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралда янгыннар: дистәләрчә торак йорт яна

news_top_970_100
Уралда янгыннар: дистәләрчә торак йорт яна
https://t.me/mchs66

Бүген Свердловск өлкәсендә масштаблы янгыннар дистәләрчә торак йорты юк иткән. Әлеге минутларда берничә бистәдә янгыннар котыра. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, көчле җил исә, биналар мизгел эчендә яна башлый. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итә.

Янгын сүндерүдә вертолет һәм янгын сүндерү поезды катнаша. Ике дистә йорт яна, Сосьва бистәсендә тулы бер урам янып беткән, янгын күп фатирлы йортларга күчә. Мәктәпне эвакуациялиләр. Бер версия буенча, янгын торак йортларга пилорамадан күчкән.

Таежный бистәсендә янгынны һавадан су сибеп сүндерәләр. Биредә 20дән артык йортка ут капкан. Шуларның 16сында кешеләр яши, 27 кешене эвакуацияләгәннәр һәм мәдәният йортына урнаштырганнар.

«Цунами кебек, мизгел эчендә узды, аңлыйсызмы? Егермедән артык гаилә тораксыз калды», – ди биредә яшәүчеләр.

Төбәк хакимияте янучыларга матди ярдәм мәсьәләсен якын арада хәл итәргә ышандыра.

"Менә шундый янгын бездә", – ди кешеләр.

Краснотурьинскида да йортлар яна, каралты-куралар янып беткән.

Свердловск өлкәсендә янгын сүндерүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Авиалесохрана һәм ирекле янгын дружиналары вәкилләре булган 300 дән артык кеше катнаша. Янгынның төп сәбәбе – коры үләнгә ут кабу, дип карала. Төбәктә коры һава торышы урнашкан, температура 23 градус җылы. 15 апрельдән янгынга каршы режим игълан ителгән, ут яндыру тыела.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, Сосьва бистәсендә тагын 30 корылмага ут капкан, инде 50 йорт яна. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100