Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралда шәһәр думасы рәисе Яңа ел котлавында дошманнарга үлем теләгән

Шәһәр думасы рәиснең чыгышы турында комментарий бирүдән баш тарткан.

news_top_970_100
Уралда шәһәр думасы рәисе Яңа ел котлавында дошманнарга үлем теләгән
https://pixabay.com/

Каменск-Уральский шәһәр думасы рәисе Валерий Пермяков шәһәр халкын Яңа ел белән котлап чыгыш ясаган. Ул начарлык теләүчеләрнең барысына да үлем теләгән. Котлау чыгышы 30 декабрьдә Трубниклар паркында Яңа ел шәһәрчеген ачканда булган. Бу турында РЕН ТВ хәбәр итте.

«Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бөтен кешегә дә бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм шатлык телим. Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә Җирдәге барлык яхшылыкларны телим. Торба компаниясе, Каменск-Уральский шәһәре, безнең өчен, кадерле дуслар, ике кыска һәм яратып берне — гип-гип ура! Безгә каршы барган һәркем үлсен (Пусть сдохнут все, кто против нас пойдет)», — дигән Пермяков.

E1.RU хәбәр иткәнчә, шәһәр думасы рәиснең чыгышы турында комментарий бирүдән баш тарткан. Алар моны Пермяковның Яңа елга кадәр эштә булмавы белән аңлаткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100