Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урал түрәсе вакцинациягә каршы кешеләргә Россиядән китәргә куша

«Кагыйдәләрне үтисегез килмәсә, күченегез», — ди ул.

news_top_970_100
Урал түрәсе вакцинациягә каршы кешеләргә Россиядән китәргә куша
https://pixabay.com

Каменск-Уральск шәһәре администрациясе башлыгының урынбасары Денис Нестеров коронавирустан прививка ясатырга теләмәүче кешеләргә Россиядән китәргә кирәк дип саный. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн басмасы хәбәр иткән.

Бу турыда Нестеров 9 ноябрьдә шәһәр халкының сорауларына туры эфирда җавап биргәндә әйткән.

Каменск-Уральск яшәүче хатын вакцинациянең ирекле булмавы турында сорау биргән. «Ни өчен ирекле вакцинация ирекле булудан туктады? Прививка ясатмаган кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкиле итеп тоймый башлады?» — дигән ул.

Шуннан соң Нестеров вакцинация ясатуның «ирекле булмавы» һәм аңа каршы кешеләргә карата төрле чикләүләр турында җавап биргән. 

«Ни өчен вакцинация узган кешеләр вакцинация узмаган кешеләр янында үзләренең гомерен куркыныч астына куярга тиеш соң? Каршы яктан карап карыйк әле. Әгәр без вакцинация һәм ревакцинация узсак, без Россиядә, Свердловск өлкәсендә һәм Каменск-Уральскида кабул ителгән кагыйдәләр буенча эшлибез. Ә нигә әле минем янымда бу кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләр булырга тиеш», — ди Нестеров.

«Кагыйдәләрне үтисегез килмәсә, күченегез. Алар, гадәттә, каян яза? Канада, Белоруссиядән, гадәттә, андый постларны шуннан язалар», — ди ул.

Рәсми телекомпаниянең YouTube-каналыннан әлеге видеоны алып атканнар, диелә бу хәбәрдә. Ләкин социаль челтәрләрдә видеоның күчермәсе таралган.

Моңа кадәр ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский коронавирустан вакцинациягә каршы кешеләргә карата җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте, дип яза РИА Новости.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100