Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урал реконструкция һәм үсеш банкының “Казанский” офисы җитәкчесе М.Хасиятуллин: Ипотека буенча иң яхшы шартлар тәкъдим итәбез

“Ипотека базарына соң керүебез башка банклар арасында өстенлегебез булып тора, чөнки продукт инде әзер, аны нульдән башлап тәкъдим итәсе түгел, - дип белдерде Урал реконструкция һәм үсеш банкының “Казанский” операцион офисы җитәкчесе Марат Хасиятуллин. - Без барлык банкларның тәҗрибәсеннән чыгып, клиентлар өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итәбез”, - диде ул.

news_top_970_100
Урал реконструкция һәм үсеш банкының “Казанский” офисы җитәкчесе М.Хасиятуллин: Ипотека буенча иң яхшы шартлар тәкъдим итәбез

Бүгенге көндә ипотека кредиты базарында тәкъдимнәр бик күп, клиентлар да сайланучан. Шунлыктан Урал реконструкция һәм үсеш банкы, клиентларны үзенә күпләп җәлеп итү өчен, бер банкта да булмаган шартлар тәкъдим итә:

1)      балигъ булмаган балаларга ипотека фатирында үз өлешләрен күрсәтеп рәсмиләштерү мөмкинлеге булу (Ана капиталы сертификатын кулланганда бу очрак аеруча уңайлы),

2)      ана капиталын кулланган очракта беренче түләү 0% тәшкил итә ала,

3)      70 яшькә кадәр пенсионерларга һәм эшләмәүче пенсионерларга да ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар,

4)      клиент тарафыннан барлык документлар да әзерләнеп беткәч, “Яшел коридор” дип аталган программа буенча 1 көн эчендә заявканы карау мөмкинлеге бар,

5)      кредит алучы соңгы эштә бары 3 ай эшләгән булырга тиеш,

6)      никахсыз ир яисә хатын (гражданский супруг) созаемщик була ала,

7)      хезмәт хакын әлеге банктан алучыларга ике документ буенча гына да ипотека кредиты алырга мөмкинлек бар,

8)      яшерен комиссияләр юк,

9)      шәхси менеджер рәсмиләштерүнең һәр этабында клиентка ярдәм итә, менеджер сезнең өчен барысын да эшли,

10)    электрон документ әйләнеше булу, ягъни аккредитация үткән клиент рег.палатага гына килә, аңа кадәр барлык документларны электрон почта аша җибәрү каралган.

Урал реконструкция һәм үсеш банкы Татарстанда 2013 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә алар клиент базасын үстерә, физик һәм юридик затлар белән дә эшли, төп сегментлары – кече һәм урта бизнес вәкилләре. “Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән барлык банклар да эшләргә алынмый, - дип белдерде җитәкче. - Татарстанда без 800гә якын предприятие белән эшлибез. Без һәр кешегә дә индивидуаль якын килеп эшләргә тырышабыз. Компьютерлашкан техника заманында һәр кешегә дә индивидуаль якын килеп эшләү принцибыннан читләшү тенденциясе күзәтелә. Безнең банк, киресенчә, бу мәсьәләгә игътибар итә – безгә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә дә ипотека бирмәсәк тә, һәрберсенең хәленә кереп эшлибез”.

“Мегалит” күчемсез милек агентлыгы сату бүлеге җитәкчесе Екатерина Иминова: “Безнең агентствода күчемсез милекнең 70% ипотека кредиты буенча рәсмиләштерелә, шуңа да безгә Урал реконструкция һәм үсеш банкы белән эш итү уңайлы”, - ди.

Урал реконструкция һәм үсеш банкы белән эш итү уңайлы, чөнки:

1)      Банкта һәр кешегә индивидуаль якын килеп эшләү, чыннан да, өстенлек булып тора.

2)      Кайвакыт кече һәм урта бизнес җитәкчеләренә ипотека кредиты алуы авыр. Шушы ук оешманың бухгалтерына банкта кредит бирсәләр дә, җитәкчегә кредит бирелмәгән очраклар шактый. Чөнки җитәкче әлеге оешманың учредителе дә, директоры да булып тора, шунлыктан банктан кредит алу аңа күпкә авыррак.

3)      Әлеге банкта гариза-заявкаларны кыска вакыт эчендә карыйлар. Бу, әлбәттә, уңайлы.

4)      Алда әйтелгән барлык факторларга таянып,  “Мегалит” күчемсез милек агентлыгы клиентларга вәгъдә иткәннәрнең барысын да тормышка ашыра. Шул рәвешле, эшчәнлегенең сыйфатын да үстерә.

Бүгенге көндә Казанда нинди фатирларга ихтыяҗ бар?

1)      Сатып алучы бәя һәм сыйфат нисбәтенә игътибар итә. Бу яңалык түгел. Һәрвакыт шушы принципка таяндык, ул бүген дә актуаль булып кала.

2)      Шунысы игътибарга лаек: бүгенге көн сатып алучысы бер бүлмәле фатирларга түгел, ә ике һәм өч бүлмәле фатирларга өстенлек бирә.

3)      Фатирның кайда урнашкан булуы да сатып алучы өчен мөһим: инфраструктура үсешенә дә зур игътибар бирелә.

4)      Риелторлар үзара начар фатирлар юк, аларның бәяләре генә югары дип әйтергә ярата. Шул рәвешле, сатып алучы өчен дә фатирның бәясе мөһим.

Урал реконструкция һәм үсеш банкы 2017 ел ахырына кадәр теләгән һәр Татарстан кешесенә ипотека алу мөмкинлеге тудырачак. Әлегә андый мөмкинлек бары тик Казан халкына гына бирелгән.

Урал реконструкция һәм үсеш банкы дүрт регионның берсе итеп Казанны сайлый. Калган өчесе – Екатеринбург, Новосибирск, Төмән. Алар фикеренчә, 2017 елда (2016 ел белән чагыштырганда) Россия буенча төзелеш процессы әкренәйсә дә, Казанда төзелеш базары, киресенчә, үсә. Тагын бер сәбәп - Казанда, шулай ук Татарстанда да хезмәт хакының үсүе.

Ипотекага фатир алучылар гадәттә өч факторга игътибар итә:

1)      тотрыклы гаилә кереме,

2)      барлык шартлары да туры килгән фатир табу,

3)      ипотека кредиты шартларының туры килүе.

Әз күләмдә беренче түләүне башкарган очракта яшь гаиләләрнең фатирлы булу мөмкинлеге арта. Гомумән, Казанда ипотека кредиты белән фатирлы булу еш күзәтелә. Июль, август айлары өчен ул 70% тәшкил итә.

Урал реконструкция һәм үсеш банкының “Казанский” операцион офисы җитәкчесе Марат Хасиятуллин әйтүенчә, ипотека кредиты ставкалары кимү тенденциясе күзәтелә. 2017 ел ахырына ул хәтта 10% җитәргә мөмкин. Кредит тарихын өйрәнүче милли бюро август аенда кызыклы тикшеренү үткәргән. Ипотека кредитын вакытында, гаилә бюджетына һилафлык китермичә, түләп бару өчен, гаилә кереме 2017 елның 1 гыйнварына 57 300 тәшкил итсә, хәзер әлеге сан 56100 сумга кадәр төшкән. Бу ипотека кредитының процент ставкалары кимү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100