Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ура-а-а!» – Ильмира Нәгыймовадан сөенеч

news_top_970_100
«Ура-а-а!» – Ильмира Нәгыймовадан сөенеч
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ильмира Нәгыймовадан тугры тамашачылары өчен шатлыклы хәбәр: җырчының яңа җыры чыккан. Әлеге иҗат җимешенең көен дә, бик күп җырларыныкын кебек үк, Ильмира үзе язган.

«Премьера. «Җаным». Рәхәтләнеп тыңлагыз. Сездән «репост» ясавыгыз сорала. Ильмира Нәгыймова көе, Ләйсән Гайнетдинова сүзләре», – дип игълан иткән автор-башкаручы социаль челтәрләрдә.

Комментарийлардан күренгәнчә, Ильмираның виртуаль дусларына җыр бик нык ошаган.

«Бу җырны көткән кебек, язны да шулхәтле көтмәдем», «Ура-а-а!», «Җыр супер!», «Каян алып бетерәсездер илһам. Искиткеч матур, дәртле, мәгънәле җыр!» – дип язганнар. Бик күп санлы «ут», «йөрәк», «алкышлар» ише смайликлар җибәргәннәр.

«Вау!» – дип сокланган җырга Ильмираның сәхнәдәше Гөлназ Асаева да.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 апрель 2023
    Исемсез
    Узенэ охшанач ярый инде,сузлэр тезмэсе,ни кое,ни моны
  • 6 апрель 2023
    Исемсез
    Супер җыр! Яңа юнәлештә язылган җыр, Булдыра, Ильмира! Зур уңышлар сиңа, Ильмира🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100