АКШта өлкән яшьтәге хатын-кыз күрше ир-атка 6 тапкыр аткан. Хатын күрше ир-атка яратуын белдермәкче була, ир-ат исә моны кабул итми. Шул сәбәпле хатын үч ала.
Хәзер 72 яшьлек бу хатынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Лента» ру яза.
2020 елның 25 сентябрендә Пенсакола шәһәрендә Ягаунда Грейс Бушбаум исемле хатын күршесенә ата. Ир-ат исән кала һәм судта чыгыш ясый. Аның сүзләренчә, хатын күрше ир-атны үзенең фатиры ишеге янына чакыра. Хатын бу ир-атка бүләк бирергә теләвен аңлата. Ир-ат якын килә һәм хатын аңа 6 тапкыр ата.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләренә Бушбаум үз версиясен сөйли. Имеш, күршесе аның фатирына бәреп кермәкче булган.
Яраланган ир-атны табиблар коткара. Аннары ир-ат күрсәтмәләр бирә. 24 сентябрьдә Бушбаум бу ир-атны үбәргә маташкан, шуннан соң ир-ат «бу хәлне физик юл белән туктатырга мәҗбүр булган».
Тикшерү тәмамлангач, хатынны үтерүдә маташуда гаепләгәннәр, диелә хәбәрдә.