«Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә, тик...»: Үпкәләү каян килә һәм аннан ничек котылырга?
Кешеләр кайвакыт хроник стресс хәлендә, ниндидер вакыйга, арыганлык фонында үпкәли. Ләкин кайвакыт ул – холык үзенчәлеге, һәм монда сез көчсез.
Үпкә хисе тууда кем гаепле, һәм моның белән нишләргә? «РБК стиль» режиссеры һәм колонка авторы Антон Уткин һәм гештальт-алым белән шөгыльләнүче психолог Анна Соколова безнең ничек үпкәләвебез, безгә ничек үпкәләүләре һәм моның белән нишләргә кирәклеген ачыклаган.
Төрлечә үпкәләргә һәм рәнҗергә мөмкин. Без үпкәләүнең ким дигәндә берничә төре һәм мондый ситуацияләрнең берничә сценарие белән эш итәбез.
Мәсәлән, «үпкәләү»нең бер өлеше, һичшиксез, cancel culture культурасы барлыкка килү дулкыны белән бәйле. Монда кешеләр төркеме кемгә үпкәләргә икәнен, ә аннары конкрет кемгә каршы «дуслашырга» икәнен сайлый. Һәм бу кешенең гамәлләре, эшләре һәм сүзләренә карата кинәт кенә гаепсезлек презумпциясе дә, аларның әллә кайчан булганлыгы да «онытыла».
Менә нәрсә килеп чыга: бер яктан, без хәзер күпкә иреклерәк, «үз-үзебез» булырга, җәмгыятьтә танылырга омтылабыз кебек; әмма икенче яктан «мин үзем турында нәрсә әйтә алам» һәм «башкалар нәрсә әйтә ала» арасындагы чик тулысынча ачыкланмаган шикелле. Һәм шул чакта бу полюслар арасында үпкә барлыкка килү өчен күп буш урын кала. Cancel culture үз-үзеңне күрсәтү ирегенең иң катлаулы һәм драматик нәтиҗәле җәзага әйләнә: социаль үлем – бу куркыныч. Җәза гаебеңә карата ни дәрәҗәдә симметрияле? Без чынлыкта никадәр иреклерәккә әйләнәбез? Болар – ачык сораулар.
Үпкәләүнең тагын бер ысулы соңгы ел ярымдагы ситуация белән бәйле. Без тулысынча үзгәргән, борчулы һәм билгесез дөньяда яшибез; глобаль хәл локаль төскә керә: күп илләрдә сәяси, икътисади һәм социаль көн тәртибе кискен үзгәрә, һәм бу да төгәллек өсти алмый. Без хроник стресс хәлендә яшибез, анда объектны «күчерү» ситуациясе барлыкка килә. Гади тел белән әйткәндә, без үзебезнең үпкә-рәнҗешебезне кул астына эләккән кешегә бушату ягын карыйбыз. Тагын берсе – мөмкин корбанны «таптап бетерү» өчен фикердәшләр көтүенә берләшү. Уңайлымы? Уңайлы. Кешелексезме? Бик тә кешелексез.
Өченче төр үпкә нәкъ менә россиялеләргә яхшы таныш: «мин системага каршы». Ул ике шарт белән бәйле. Беренчедән, система белән конфликт – Советлар Союзында, ә соңыннан Россиядә яшәүчеләрнең һәрберсенә диярлек аңлаешлы, «кечкенә кеше дәүләткә каршы» дискурсы – уртак урыныбыз.
Икенчедән, ул вертикаль, директив хакимиятнең дистә еллар дәвамында шәхси чикләребезне юып төшерүе белән бәйле. Әйтик, шәхси чикләре бик ачык булган башка ил халкы белән чагыштырганда, без партнерыбыз, балабыз, әти-әниләребез, күршеләребез, урам, район, шәһәр, ил һ.б. кайда башлануын һәм үзебезнең чикләрнең кайда тәмамлануын аңлап бетермибез. Чикләр «юылган», һәм андый чакта хәтта «үзеңнең» бик ерак өлешеңә үрелсәләр дә, сине үпкәләтү җиңел. Рәссам Урс Фишерның «Зур балчык N4» сынына рәнҗегән кешеләрнең үпкәсе нәкъ менә шул хакта шикелле: «бездән, һәрвакыттагыча, сорап тормадылар», һәм бу сын-һәйкәлне, көтмәгәндә-уйламаганда, күренеп торган урынга – яр буена бастырып куйганнар.
Ниһаять, без башка кешегә карата «гади» шәхси үпкә белән эш итәргә мөмкинбез. Ул, әлбәттә, җәмәгать кырында әле генә санап үтелгән формаларга кадәр җиңел үсә. Бу урында үпкәнең ничек эшләве турында сөйләшергә вакыт.
«Без партнерыбыз, балабыз, әти-әниләребез, күршеләребез, урам, район, шәһәр, ил һ.б. кайда башлануын һәм үзебезнең чикләрнең кайда тәмамлануын аңлап бетермибез».
Шундый хәлне күз алдына китерик: Андрей исемле егет Даша белән инде 1 ай очраша, бүген аның белән күрешергә сүз куешкан. Андрей Дашаны ошата, кызның да аны ошатуын сизә. Чираттагы очрашуны планлаштыргач, Андрей үзенең тыгыз эш графигында вакыт таба һәм моның өчен хәтта берничә эшлекле очрашуны башка вакытка күчерә, ләкин кыз килми кала. Соңрак ул егеткә мәчесенең чирләп китүе һәм аның белән мал табибына барырга туры килүен яза. Андрей Дашага үпкәләгән: кулындагы телефонын әйләндереп-тулгандырып, кызга берәр ямьсез сүз язаргамы, әллә соң аның номерын «кара исемлек»кә кертергәме, дип уйлый. Бу мизгелдә ул нинди хисләр кичерә, һәм бу хәлдә аңа нәрсә эшләргә соң?
Үпкә – комплекслы хис-кичереш. Андрейның Дашага бәйле өметләре бар иде, һәм, иң мөһиме, Даша аның өчен инде мөһим кешегә әверелгән. Егетнең көткәннәре акланмады. Бәлки, эш бөтенләй дә мәчедә түгелдер, дип уйлый Андрей. Һәм шуңа да, бер яктан, Андрей ачулана һәм Дашаның соңлап кисәтүе өчен һичьюгы гафу үтенүен көтә. Ә икенче яктан, егет, бәлки, хурланадыр – аңа кыз сигнал биргән кебек тоела. Янәсе, син – бик үк шәп егет түгел, тормышымда синең булу-булмавың мөһим түгел, һәрхәлдә, мәчедән дә мөһимрәк түгел. Андрейның хәтере калган. Я, аңа нишләргә инде? Әлбәттә, Дашага ямьсез сүзләр язмаска һәм «кара исемлек»кә дә кертмәскә, шулай бит?
Бәлки, Даша аны үпкәләтергә теләмәгәндер – Андрейга бу турыда да уйларга һәм, әгәр үпкәләгән икән, димәк, үзенең кызга карата битараф түгеллеген танырга кирәк. Һәм бу – нормаль күренеш. Әйе, бәлки, эш чынлап та мәчедә түгелдер, ләкин үпкәләүне туктатып, ачыктан-ачык сөйләшү дөресрәк. Әгәр кешеләр бер-берсенә кадерле икән, гаебе булу-булмауга карамастан, «мин үкенәм» дип гафу үтенү җиңелрәк.
Андрейга үз өметләрен дә аңлау кирәк: ә алар нинди соң? Мәсәлән: «Мин аңа ошыйм, ул мине ярата, мин аның өчен теләсә кайсы мәчегә караганда мөһимрәк, мин аның белән күрешү өчен эшлекле очрашуымны күчердем, һәм әгәр ул да миңа карата шулай ук эшләсә – язып түгел, шалтыратып әйтсә, гадел булачак. Әгәр дә эш чыннан да мәчедә икән, бәлки әле, янына килергә сорар». Андрейның барлык бу көтү-өметләре яки аларның бер өлеше – фәкать аныкы гына. Ул моны аңларга тиеш. Әйтик, соңрак, ул Дашаның яраткан мәчесе Волдеморт белән инде 5 ел бергә икәнлеген, якын дус кызының үлеменә хәсрәтләнгәндә, мәчесе һәрчак янында таяныч, иптәш булуын һәм ветеринария табибына чынлап та уйламаган җирдән барырга туры килүе турында белер. Бу очракта егеткә, мөгаен, Даша өчен мәченең әле тагын күпмедер вакыт аеруча мөһим фигура булачагын танырга туры килер.
Ниһаять, әгәр Андрейга бу да ярдәм итмәсә, уйланырга вакыт: ни өчен ул Дашага һаман үпкәләвен дәвам итә? Үпкәләү егет өчен уңайлы булырга мөмкин. Мәсәлән, Даша үзен гаепле хис иткән очракта, Андрей аның үзенә карата аеруча назлы, игътибарлы мөнәсәбәтен тоярга мөмкин. Яки, кыз белән очрашасы урынга, Андрей үз вакытын дуслары янында үткәрергә хакы бар дип хис итә ала. Ә менә Дашага үпкәләмәсә, ул алар янына бару турында уйлап та карамас иде. Кайвакыт үпкәләү – мөнәсәбәтләрдә калуның тагын бер ысулы булып тора. Ачу килүне дә ачыктан-ачык белдерү ярамый кебек, ә китәргә исә Андрей теләми яки булдыра алмый.
Йомгаклап әйткәндә, ачуны ачыктан-ачык белдерергә ярамаган яки мөмкин булмаган очракта үпкә барлыкка килә: безгә якын, мөһим кеше тарафыннан рәнҗетелгәнбез, әмма мондый кешегә карата ачуны белдерү авыр. Үпкәләү күп мәгълүмат бирергә мөмкин: әгәр җентекләбрәк карасаң, анда үз өметләреңне, көчсезлегеңне, башкалардан нәрсә көтәргә һәм нәрсә көтмәскә икәнлеген ачыклап була. Өстәвенә, үпкәләүнең сезгә ни өчен уңайлы булуын аңларга мөмкин.
Гомумән, без социаль-психологик күренешләр җыелмасы белән эш итәбез. Алай гына да түгел, көнкүреш «үпкәләве» астында да еш кына шактый катлаулы кичерешләр комплексы торуын аңлыйбыз. Иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә үпкә-рәнҗү тормышыгызда зур урын алып тора икән, белгечләрдән психологик ярдәм сорагыз.
Планетаны яңа гадәт биләп алды: һәркемгә һәм һәрнәрсәгә үпкәләү модага керде кебек
Менә берничә генә мисал:
- рус хатын-кызлары «Евровидение» да чыгыш ясаган Манижага үпкәли;
- Гуччи гаиләсе «Gucci йорты»на үпкәли;
- дин тотучылар күпләр өчен гаепсез тоелган конкрет очракларга үпкәли;
- режиссер Богомолов «яңа этика»га үпкәли һәм, күрәсең, бу – уртак хисләр;
- мәскәүлеләр УРС Фишерның «Зур балчык N4» сынына шулкадәр үпкәли ки, үпкәләре башкаладан читкә дә таралган;
- күпләр QR-кодларга үпкәли;
- ваксерлар антиваксерларга үпкәләгән һәм киресенчә;
- ниһаять, барысы да диярлек коронавируска үпкәләгән, әмма коронавирус беркемгә дә үпкәләми һәм үзенең эволюцион программасын үтәвен дәвам итә.
Кешеләр чынлап та үпкәчелгә әйләндеме,
әллә күңелләрендәге үпкәне «публикага» чыгарып бушатырга гадәтләндеме?
Кешеләр үзгәрми, шул бер килеш кала, һәм шул ук вакытта, җәмгыять һәм мохит белән бергә үзгәрә дә. Без социаль медиа дөньясында яшибез, анда шәхси көн тәртибе иҗтимагыйга әйләнә, һәм теләсә нинди фикерне ачыктан-ачык әйтәләр, шуның белән кемнедер кимсетергә, үпкәләтергә дә мөмкин. Буыннар тенденциясе турында сөйләгәндә, яшьләр, бер яктан, иреклерәк булып тоела, һәм алар чынбарлыкта нинди булса – шулай күренергә, җәмгыятьтә танылырга омтыла. Шул ук вакытта «мин үзем турында белдерә алам» һәм «миңа нәрсә әйтә алалар» арасындагы чик әле ачык түгел кебек, һәм шул чакта үпкәләү өчен күп урын кала.
Димәк, бу – чорга бәйле, дигән сүзме?
Шуны онытмаска кирәк: соңгы ел ярым без үзгәргән дөньяда яшибез. Бу – аерым тема, ләкин элекке тормыш, безгә һәрнәрсә ачык, билгеле булган тормыш, артта калды. Шул ук вакытта туктаусыз борчылып, югалтудан куркып һәм көчсезлек хис итеп яшәү мөмкин түгел. Әйтик, без хроник стресста яшибез. Һәм җавабыбыз «я сук, я йөгер яки тукта» дигәнгә кайтып кала. Гел качып йөреп булмый – бөтен дөнья бер үк борчулы тотрыксызлык кичерә. Әгәр дә туктап калмагансың икән, «сук» реакциясен куллану гына кала. Шуңа кешеләр талаша, бер-берсенә һөҗүм итә, үзләрен яклый. Һәм гомумән алганда, инде нәрсәгә үпкәләгән булу да мөһим түгел – яңалыкларга кытлык юк.
Өлкән буынга барысына караганда да авыррак: алар күпне кичергән һәм күп билгесезлекләр аша үткән; мәгълүмат кыры аркасында алар гадәти тормышны җимерелә дип хис итә, аларга шуңа да аеруча авыр.
Ярар, ә үпкә хисе ул – нинди нәрсә?
Үпкә хисе гаделсезлек хисе белән бәйле. Безне үпкәләткән кешедән (аның урынында җәмгыять тә булырга мөмкин) кылган гамәленең дөрес түгеллеген тануын һәм гафу үтенүен көткәндә, үпкә саклана. Үпкә ул – белдерү мөмкин булмаган ачуның эмоциональ коктейле, кимсетелгәнлек, хәтта оят хисе – безне рәнҗеткән кеше шул рәвешле безнең белән исәпләшмәскә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Һәм менә без, башка кеше үзен гаепле хис итсен өчен, үзебезнең мөһимлекне күрсәтергә, кире кайтарырга телибез. Турыдан-туры үч алу яки читкә китү исә барып чыкмый.
Әгәр дә мин берәрсенә үпкәләсәм, миңа нишләргә?
Андрей мисалындагы кебек, башка кеше сезне махсус рәнҗетергә теләмәвен күз алдына китерегез. Бигрәк тә, бу кеше сезнең өчен якын, кадерле кеше булса. Әгәр сез чыннан да бер-берегезгә кадерле булсагыз, гафу үтенү һәм кичерү җиңелрәк булачак.
Сезнең тормышка ашмаган өметләрегез – сезнеке генә. Башка кеше бу өметләр һәм хисләрдән бөтенләй дә хәбәрдар булмаска мөмкин. Әгәр дә ул якын кешегез икән, сорагыз: ул сезнең хисләр турында белгәнме?
Һаман да үпкәләвегезне дәвам итәсез икән, уйлап карагыз: ә бу сезгә нигә кирәк? Мөгаен, бу – уй-хисләрегезне суыта төшәр. Шуны да уйлап карагыз, бәлки, бу кешенең игътибарын тарту яисә аның турында кемгә зарлансагыз, шуның ярдәмен алу өчен, үпкәләү – сезнең өчен бердәнбер ысулдыр?
Ә әгәр ниндидер зур кеше яки вакыйгага үпкәләсәң? Әйтик, властьларга, биектә утыручы һәм сине бөтенләй дә белмәүче олигархларга яки коронавируска? Бу очракта нишләргә?
Зур кеше яки вакыйга янәшәсендә үзеңне еш кына ярдәмсез, кечкенә һәм көчсез хис итәсең. «Зур җәмәгатьчелек» белән көрәшергә, сезнең өчен моны кемдер эшләвен көтмәскә мөмкин. Ләкин кайдадыр үз көчсезлегеңне дә кабул итәргә һәм чынлыкта нәрсә эшли алуыңны аңлап, шуңа тотынырга кирәк.
Әгәр дә сез тирә-юньдәге бар нәрсәне гаеплисез, сезгә гел мыскыл итәләр кебек тоела икән, туктап уйлап карагыз, ә мондый вакытта сезнең белән нәрсә була?
Мөгаен, сез бик борчыласыздыр. Берәрсе белән үз борчуларыгызны уртаклашыгыз, ярдәм сорагыз, үзегез өчен нәрсә эшли алуыгыз турында уйлагыз. Иң гади әйберләр – иң эффектив. Йөрү, ашау, йоклау, башка кешеләрне кочаклау... Янәшәгездәгеләрне кайгыртыгыз.
Әгәр дә сез көрәшү кирәк дип саныйсыз икән, көчегездән килгәнне эшләгез.
Бәлки, сез тормышыгызда булган нәрсәдәндер канәгать түгелдер, һәм шул канәгатьсезлек җәмәгатьчелеккә үпкә булып бәреп чыгадыр?
Әгәр шулай икән, җәмәгатьчелектән шәхсигә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз тормышыгызга – сез аның өчен җаваплы. Ул вакытта гаеплеләр юк, дигән сүз. Һәм тормышыгызда мәхәббәт, гаделлек, мәгънә, канәгатьлек һәм танылу булдыру – сезнең эш.
Әгәр миңа үпкәләсәләр?
Кем үпкәләве һәм моның белән сезнең нәрсә эшләргә теләвегезгә бәйле. Әгәр сезгә кылган гаебегез өчен үпкәлиләр икән, габегезне танырга тырышыгыз. Бигрәк тә үпкәләткән кешене яратасыз икән, һәрвакыт гафу үтенергә һәм аның белән сөйләшеп аңлашырга мөмкин. Ләкин, гомумән алганда, сезгә беркем дә беркайчан да үпкәләмәслек итеп яшәү мөмкин түгел. Әгәр үзегезне кемдер янәшәсендә һәрвакыт гаепле хис итәсез икән, бу – җимергеч мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Һәм бу – үпкәләүче кешене гаепләү өчен сәбәп түгел, ләкин психолог белән бу хәлне аңларга тырышу өчен сәбәп.
Бик үпкәче дус белән ничек сөйләшергә?
Ул миңа гел үпкәли, һәм шунлыктан миңа авыр булса?
Әгәр дә кеше сезгә кадерле һәм сезгә еш үпкәли икән, димәк, сез – аның өчен мөһим, дигән сүз. Әгәр аны махсус рәнҗетмисез икән, уйлап карагыз: дустыгыз үпкәләгәндә, сез нәрсә хис итәсез? Үзегезне гаепле хис итәсезме? Аның кәефе өчен җаваплымы? Үзегез дә үпкәлисезме? Яки, бәлки, ачуыгыз киләдер? Моны аңлау бик мөһим, югыйсә хроник үпкә хисенә күмелүегез бик мөмкин. Хисләрегезне аңлагач, шуны да уйлау кирәк: бу ситуациядә берәр нәрсә эшләргә, бу дус белән сөйләшергә һәм хисләрегезне белдерергә телисезме?
Моны ничек эшләргә? Мәсәлән: «Сөйләшик әле. Син үпкәләгәндә миңа авыр. Мин сине үпкәләтергә теләмәдем». Гаепләүдән тыелыгыз. Мөгаен, сөйләшә алырсыз һәм бу сөйләшү сезне бу ситуациядән чыгарыр. Кайвакыт кешегә аның сезнең өчен кадерле һәм мөһим икәнлеген, аны үпкәләтүегез өчен үкенүегезне әйтү дә җитә.
Онытмагыз, кешеләр кайвакыт хроник стресс хәлендә, ниндидер вакыйгалар, арыганлык, депрессия фонында үпкәли. Әгәр дә сез дустыгызга ярдәм итә аласыз икән – ярдәм итегез. Ләкин, кайвакыт, үпкәләү – ул холык үзенчәлеге, һәм монда сез көчсез.
Тирә-юньдәгеләр барысы да иҗтимагый тормыштагы ниндидер күренешкә үпкәли, һәм мин, үзем дә сизмәстән, моңа тартылам. Миңа нишләргә?
Без – социаль затлар, һәм тирә-юньдә булган вакыйгаларга эмоциональ җавап бирми кала алмыйбыз. Без газапланучы һәм рәнҗетелгән кешеләрне кызганабыз, гаделлек хисе ташып чыгарга мөмкин, ниһаять, без зур процесслар һәм кешеләр алдында үзебезне көчсез хис итәргә мөмкинбез.
Без шулай ук оят һәм гаеп хисе аша җавап бирергә мөмкинбез: рәнҗетелгәннәрне яклауда катнашмасак, үзебезне берни эшләмәүдә гаепле хис итә алабыз. Бу – кирәксез артык стресс, ул шәхси тормышта да җитәрлек. Әгәр сезгә авыр икән, мәгълүмат агымын киметергә, аеруча эмоциональ кешеләрдән читләшергә кирәк. Әгәр социаль челтәрләрдәге комментарийлар күңелегезгә тия икән, андыйлар белән аралашмаска, язышмаска. Иҗтимагый тормышта үзегез өчен мөмкин булганны эшләгез, әмма үз тормышыгыз турында онытмагыз. Эштә барып чыкмый икән, үзегезгә спортта яки хобби аша урын табыгыз. Бу мөһим. Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз, алардан ярдәм сорагыз, якын кешегезне кочаклагыз. Ахыр чиктә без барысын да контрольдә тота алмыйбыз һәм һәрнәрсәдә катнаша алмыйбыз – моны аңлау һәм үзебезне саклау мөһим.
Ничек дөрес итеп «үпкәләргә» һәм үз хисләреңне белдерергә?
Әгәр дә сезгә карата ачыктан-ачык мыскыл итү булмаса, махсус үпкәләтергә теләмәүләре турында уйлагыз. Һәрвакыт. Кайвакыт, хисләр ташкыны вакытында урап килү, тынычлану, сезнең белән нәрсә булганын аңлау һәм үзеңне бүтән кеше урынына куеп карау мөһим. Әгәр үзегездә: «Син әйткән сүзләр мине рәнҗетә, мине үпкәләтә», – дип әйтергә көч таба алсагыз, бик яхшы. Ул вакытта ачыктан-ачык сөйләшеп була.
Шул ук вакытта кеше сез көткәнне бирергә теләмәскә һәм бирә алмаска да мөмкин. Әгәр дә сез хроник үпкә мөнәсәбәтләрендә каласыз икән, мөгаен, ниндидер иллюзиядә яшәргә телисездер. Бәлки, сез бала – ата-ана сценариен уйныйсыздыр, балачактан калган үпкәләрне аңа чыгарасыздыр. Әгәр бу ситуацияне үзгәртергә телисез икән, психологтан ярдәм сорау өчен, бу – яхшы сәбәп.
Рәхмәт, ләкин сезнең бу киңәшләрегез ярдәм итми…
Әгәр сезне берәр нәрсә яки кемдер гел рәнҗетә, һәм бу сезгә яшәргә комачаулый икән – монысы да белгеч белән эшләү өчен яхшы сәбәп.