Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үпкәләрне онытып...

news_top_970_100

Бу көн елның башка көннәреннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормады. Зәйтүнә кояш белән бергә торды. Сыерын савып, көтүгә куды. Кош-кортларына тугым, су салды. Сауган сөтен банкаларга бүлеп салды: берсе – күрше әбигә, берсе – күп балалы бер гаиләгә, берсе – үзенә. Күбрәген эремчек ясарга калдырды. Кояш кыздыра башлаганчы дип, бакчасында чүп утап алды. Аннан пәрәмәч пешерергә камыр изде, аны тәрәзә төбенә кабарырга куйды да тагын ишегалдына чыгып китте. Кояш та күтәрелгән, ярыйсы гына кыздыра, албакчадагы аллы-гөлле чәчәкләре хуш ис бөркеп утыра, чия агачының ботаклары да тәмам өлгергән җимешләреннән сыгылып утыра. Боларны да җыеп эш итеп куясы булыр, дип уйлап куйды Зәйтүнә.

Шулай уйга бирелеп утырганда, капка ачылды, күрәсең, берәрсе сөт алырга кергәндер. Зәйтүнә ишегалдына керүчегә күтәрелеп карады да югалып калды. Ишегалдына аның элекке ире Фәнис кереп килә иде. Үзе генә түгел, 3 яшьләр чамасындагы кыз бала җитәкләгән.

Ир Зәйтүнәгә якынрак килеп басты, кулындагы зур юл сумкасын җиргә куйды, ничектер югалып калгандай булды, каударланып алды.

«Саумы, Зәйтүнә...» – диде кыюсыз гына.

«Ару гына әле...» – диде Зәйтүнә, телен көч-хәл әйләндереп.

«Ни бит, Зәйтүнә... Гафу сорарга килдем, миңа үпкә-ачу саклама инде син...» – диде ир.

«Мин нәрсә.... Аллаһ барын да күрә, Фәнис. Мин сиңа ачу сакламыйм, күптән кичердем инде. Бу бәләкәй кыз кем соң?» – дип сорады Зәйтүнә.

«Бу – Нәргизә, хатыным Гөлнараның кызы. Ләкин... – дип төртелеп калды Фәнис, бераз тынып торды да авыр сулап куйды. – Гөлнара бакыйлыкка күчте, әле ярый Нәргизәне кызлыкка алып өлгергән идем, хәзер минем кызым инде ул. Кызым...»

«Ә миннән нәрсә телисең соң, Фәнис», – диде Зәйтүнә, иргә сынаулы караш ташлап.

«Кире кабул ит мине, Зәйтүнә. Яратам мин сине. Синең изге җан икәнеңне беләм, ә минем кызыма әни кирәк бит. Төннәрен йокламый, сабыем, әнисен чакыра...» – диде Фәнис.

«Әни-и-и-и», – дип еламсырап куйды нәни кыз.

Зәйтүнә хәзер үк бу сабыйны кочагына алып, «кызым» дип назлап сөяргә әзер иде, тик вакытында тукталып калды. Иренең җанга ук булып кадалган сүзләрен исенә төшерде.

«Китәм мин синнән, Зәйтүнә, кысыр син, чәчкәсез гөл кебек», – дигән иде Фәнис, аннан китәр алдыннан. Әле шул сүзләрне әйткәннән соң йөзенә кунган мыскыллы елмаюы тагын...

«Бар кит, Фәнис, моннан ары газаплама мине болай. Миңа болай да рәхәт булмады. Кит...» – диде бар көчен җыеп.

Ирнең аптыраудан кашлары өскә күтәрелде, нәрсәдер әйтмәкче иде, тик әйтмәде. Өметсез генә кулын селтәде дә, кызын җитәкләде, кулына сумкасын алды да чыгып китте.

Зәйтүнә ут капкандай капкага ташланды, урамга чыкты, тик «кунаклары» урам чатыннан борылган иде инде.

Кулындагы сәгатькә карады, әле районга йөри торган автобус китәргә 2 сәгатьтән артык вакыт бар. Зәйтүнә мунчасы янына корып куйган җәйге душка кереп басты, йөзеннән елгадай аккан күз яшьләрен су юып төшерде. Ире киткәннән соң шушы 2 ел эчендә ничәмә-ничә тапкыр шулай буыла-буыла елады икән ул? Аның үксеп-үксеп елауларын бушап калган йорты ничә тапкыр тыңлады икән? Исәбе-чуты юктыр. Юк, ул барысын да дөрес эшләде, моңа кадәр Фәнистән башка яшәде бит әле, моннан соң да яшәр.

Душ коенып чыккач, матур күлмәген киеп куйды, әйтерсең Фәнис аны шушы матур күлмәгеннән күрәчәк иде. Бүлеп куйган сөтләрен өләшеп чыкты. Кып-кызыл булып җитешкән чияләрен җыйды. Бу вакытта камыры да кабарган иде инде, пәрәмәчләрен ясап мичкә тыкты. Ә үзе уйлары белән үткәндә иде...

Зәйтүнә белән Фәнис авылда дискотекада танышты. Егет аның янына килде дә биергә чакырды.

«Бу авылда каян килгән мондый энҗе бөртеге?» – дип сорады елмаеп, бит очларына алсулык кунды.

«Мин монда яшим, – диде Зәйтүнә тыйнак кына. – Ә менә сезне элек бер тапкыр да күргәнем булмады».

«Мин шәһәрдән. Урак өсте бит, «уборкага» килдем. Авыл халкына ярдәм итәргә кирәк бит инде», – диде егет, ихлас көлеп.

«Ә-ә-ә, шәһәрдән ярдәмгә кешеләр килгән дип ишеткән идем шул», – диде кыз.

«Менә шулай шул», – диде егет.

Менә шуннан китте инде... Зәйтүнәнең дус кызлары Алия белән Мәликә дә шәһәрдән кайткан егетләр белән танышты. Дискотекадан соң су буена төшеп утырдылар. Кызлар әти-әниләреннән качырып кына кар базыннан әйрән алып килде. Егетләр исә моңа бала кебек сөенде. Ә кызларга егетләрне күзәтү шундый кызык булды. Чөнки кызларга печән эскерте дә, әйрән дә, кулны күтәрсәң кул тиярлек булып тоелган баш очындагы Киек Каз Юлы да гадәти күренеш иде.

3 атна шулай күз ачып йомганчы узып та китте. Ахыргы төндә исә Зәйтүнә үзеннән үзе дә көтмәгән адымга барды... Фәнис аның беренче һәм бердәнбер ир-аты булды. Башта ул, никахка кадәр болай эшләү гөнаһ, дип уйлый иде, тик бер мизгелдә Фәниснең диңгез кебек зәңгәр күзләрендә батты һәм аннан чыгу чарасын тапмады...

Ә Фәнис аңа «кире кайтам, өйләнәм» дип вәгъдә итте. Хәер, Зәйтүнә егетнең бу сүзләренә ышанмады, үзенә кирәкне алып, аннан алдап-йолдап әллә нинди вәгъдәләр биргән егетләр азмыни?! Ә Фәнис алдамады. Кире кайтты һәм Зәйтүнәгә өйләнеп, авылда калды. Ул вакытта Зәйтүнә үзен дөньядагы иң бәхетле кәләш итеп тойды, һәм бу бәхете беркайчан да бетмәс кебек тоелды. Тоелды...

Ләкин һәр нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Аның бәхетенең дә азагы килеп җитте. 7 ел дәвамында балага уза алмады Зәйтүнә. Табибларның диагнозы хөкем карары кебек яңгырады. Ә Фәнис шул ук көнне әйберләрен җыйды.

«Китәм мин синнән, Зәйтүнә, кысыр син. Ә миңа бала таба торган хатын кирәк, бала сөясем килә...» – диде ире.

Шул вакыттан соң 2 ел узды. Һәм менә ире кире кайтты, үзе генә дә түгел – кулында нәни бала.

«Ярар, нәрсә җебеп киттем әле мин?» – дип гаҗәпләнде Зәйтүнә үз-үзенә һәм урындыкка килеп утырды. Өстәлдә коштабагы белән пәрәмәчләр өелеп тора: бәрәңге белән дә, чия белән дә, йомырка һәм яшел суган белән дә пешерде ул. Берүзенә бу кадәр пәрәмәч нигә инде? Ә теге кыз... Ул ачтыр бит, ашыйсы киләдер...

Кинәт Зәйтүнә сикереп торды да пакетка пәрәмәчләр тутыра башлады. Тик, бераз уйланып торды да, барысын да өстәлгә кире куйды. Тиз генә яулыгын алып бәйләде. Автобус килергә берничә минут бар әле.

Ут капкандай тукталышка чапты хатын. Өлгерде! Автобус килеп туктаган иде инде, кешеләр ашыга-ашыга төшәләр, керәләр. Фәнис белән Нәргизә иң соңгы булып басып тора. Ир кемнедер көткәндәй як-ягына карана.

«Мине көтә!» – дип уйлады Зәйтүнә.

«Фәнис!» – дип кычкырды Зәйтүнә.

«Мин монда!» – диде ир.

Зәйтүнәгә вакыт тукталып калгандай булды – тирә-яктагы кешеләр, кино карагандай, аларга карап катып калды.

«Фәнис, кызым, кая киттегез инде, төшке аш ашарга вакыт бит!» – диде Зәйтүнә.

Кыз Зәйтүнәгә күтәрелеп карады, күзләре яшь белән мөлдерәп тулган иде.

«Әни-и-и», – диде ул, сузып кына.

«Мин монда, кызым, – диде Зәйтүнә аның нәни кулларын җитәкләп, – әйдәгез, өйгә кайтабыз, тәмле пәрәмәчләр пешердем».

«Кайткан Фәнис, мал да ашаган җиренә кайта шул», «Зәйтүнәсе дә нәрсә булганын оныткандыр инде», «Япь-яшь килеш ялгыз интекмәсен Зәйтүнә, җитәр», – дип чыш-пыш килде авыл халкы.

Бу сүзләр Зәйтүнәнең үзенә ишетелмәде, ул аларны уйлап та бирмәде. Өенә дә очып кына кайта ул хәзер, Нәргизәсен күкрәгенә кысып коча да күңеленнән Аллаһка рәхмәт укый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100