Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үпкәләгән егет дүрт кешене яндырып үтергән

news_top_970_100
Үпкәләгән егет дүрт кешене яндырып үтергән
https://sverdlovsk.sledcom.ru/

Свердловск өлкәсендәге Тарасково авылында 27 майга каршы төндә янгын була. Тикшерүчеләр 18 яшьлек егетне тоткарлый. Ул 4 танышы булган йортка ут төрткән, дип шикләнәләр. Янгында 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тарасково авылында яшәүче 18 яшьлек егет йорт хуҗасы белән талаша. Аннары ул хәмер эчә һәм, ярсынган килеш, танышын да, аның кунакларын да үтерергә була. Егет өй янында янучан материалларга ут төртә, үзе качып китә. Янгын тиз арада бинаны чолгап ала, эчтә булган 4 кеше дә үлә.

Тикшерүчеләр ут төртүчене тиз арада таба. «Эзләү чаралары вакытында аның урынын бик тиз таптылар. Дөрес итеп сорау алу нәтиҗәсендә, тоткарланган кеше гаебен танып күрсәтмә бирде, урынга баргач та күрсәтмәләрне раслады», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. Хәзер 18 яшьлек егетне кулга алганнар. 

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, фаҗига акча бурычы аркасында булуы ихтимал. Әлеге хәбәрне мәрхүм ир-ат белән бергә яшәгән хатын раслаган. Бу ир-атның 2 яшьлек кызы, һәлак булган тагын бер ир-атның 2 улы ятим калган.

Якынча белешмә буенча, янгын гараж янындагы такталардан башланган. Күрше йортка да зыян килгән.

«Ул нормаль гаиләдән, ләкин беркайда дә рәтләп эшләми. Эчә, бурычка акча ала. Ул былтыр минем өйгә дә ут төртте. Аны шуның өчен дә хөкем итәргә тиешләр иде», – дигән шушы авылда яшәүче бер хатын.

«Белүемчә, мәрхүм Владимир Егорга адвокатка түләр өчен акча биреп торган. Башка версия буенча, алар Егорны үзләре белән эчәргә кертмәгән. Янгын гараждан башланган, анда бензинлы канистралар булган. Ул 3 сәгать узгач гаебен таныган», – дигән «КП» чыганагы.

Егорның моңа кадәр дә закон белән проблемалары була. 2020 елда ул сәламәтлеккә уртача зыян китергән өчен җаваплылыкка тартыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100