news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үпкә яман шеше куркынычын ничек киметергә?

news_top

2-8 ноябрьдә Татарстанда «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында үпкә яман шешен профилактикалау атналыгы уза. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында авыру куркынычын киметү юллары турында сөйләделәр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Авыруны китереп чыгаручы төп фактор – тәмәке тарту. Үпкә яман шеше очракларының 95 процентына кадәр шул сәбәп белән бәйле. Моннан тыш, радон, асбест, мышьяк, уран, никель кебек зарарлы матдәләр һәм дизель ягулыгы яну нәтиҗәсендә бүленеп чыккан газлар белән даими элемтәдә булган кешеләр дә куркыныч төркеменә керә. Туберкулез белән авыручылар һәм үпкәләрендә җөйле үзгәрешләр булган кешеләргә дә игътибарлы булырга кирәк.

Авыру куркынычын киметү өчен тәмәке тартудан баш тартырга, даими рәвештә медицина тикшерүләре узарга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителә. Рационга яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кертергә, алкоголь кулланмаска һәм физик актив булырга кирәк. Җитештерү урыннарында шәхси саклану чараларыннан файдалану мөһим.

Үпкә яман шеше башлангыч чорда еш кына ачык билгеләрсез уза. Шуңа күрә түбәндәге симптомнар күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк:

  • өч атнадан артык дәвам иткән ютәл;
  • сулыш алу авырлашу яки тын кысылу;
  • канлы какырык;
  • сәбәпсез ябыгу һәм хәлсезлек;
  • озак вакыт дәвамында тән температурасының бераз күтәрелүе.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар