Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уңышсыз 2024 ел кабатлана аламы? «Ак Барс» 1нче раундта кабат «Автомобилист» белән очраша

Бүген «Ак Барс» плей-офф уеннарын башлый. Соңгы 2 айда кинәт кризиска очраган команда сезонның иң мөһим өлешенә нинди хәлдә керә? Бу хакта «Интертат» материалында.

news_top_970_100
Уңышсыз 2024 ел кабатлана аламы? «Ак Барс» 1нче раундта кабат «Автомобилист» белән очраша

Соңгы 2 айда Татарстанның төп хоккей командалары кискен кризис кичерә. «Барс» Бөтенроссия хоккей лигасында сезонны 19нчы урында тәмамлады, ә узган ел чемпионы «Нефтяник», тагын да түбәнгә тәгәрәп, 21нче урын белән чикләнергә мәҗбүр булды. «Ак Барс» андый ук катастрофик хәлдә булмаса да, соңгы 2 айда команданың уены җанатарлар өчен зур сораулар тудыра. Яңа елдан соң көчле уен күрсәткән казанлылар, Новосибирскидагы йолдызлар матчыннан соң танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Нәтиҗәдә, «Восток» конференциясендә беренчелеккә дәгъва иткән команда сезонны 5нче урында тәмамлады. Бу кризисның сәбәпләре нидә? Ул плей-оффта командага комачауламасмы? «Интертат» бу мәсьәләне өйрәнде.

«Ак Барс» vs «Автомобилист»: тарих кабатлана?

Төгәл 1 ел элек «Ак Барс» «Автомобилист»ка оттырып, инде «лаеклы» отпускыга киткән иде. Әлеге уңышсызлыктан соң казанлылар, Радулов, Шипачев, Войнов, Кагарлицкий, Лукоянов кебек уенчылардан баш тартып, алга Петан, Барабанов, Коршков һәм Яруллин белән атларга булды. Баш тренер да үзгәрде – Билалетдинов урынына Гатиятулин килде. Үзгәрешләрнең нәтиҗәсе файдалы булып чыкты, дип әйтергә мөмкин. Казанлыларның составында өр-яңа йолдыз – Артем Галимов калкып чыкты, команда берничә клуб рекордын яңартты. Барабанов, Яшкин, Лямкин, Семенов кебек уенчылар исә карьераларында иң яхшы сезоннарның берсен уздырды.

Фото: © https://www.ak-bars.ru/

«Автомобилист» исә киресенчә, узган елның уңышыннан соң, составын әллә ни үзгәртмәде. Яңа уенчылар сатып алмады, тренер алыштырмады. Ул аңлашыла да: команда үз тарихында беренче тапкыр Гагарин кубогының ярымфиналына хәтле барып җитте. Екатеринбург командасының 24/25 елгы сезонда иң шау-шу күтәргән яңалыгы, ул, мөгаен, өр-яңа арена төзеп, анда уйный башлавыдыр. Шунысы кызык: ерак 1972 елда төзелгән иске «Уралец» боз сараеның соңгы кунагы нәкъ менә «Ак Барс» булды. Бүген исә «Автомобилист» өр-яңа аренасында шулай ук «Ак Барс» белән очрашачак.

Командалар нинди хәлдә?

Ике команда да беренче уенга нинди хәлдә килүен аңлар өчен, март аена күз салыйк:

  • «Ак Барс» март аенда 8 уенның 5ендә җиңде.
  • «Автомобилист» 9 уенның 4ендә генә өстен чыкты.

Казан командасының статистикасына карап, күпләр аны тотрыклы дип уйларга мөмкин. Ләкин уеннарның эчтәлеген тирәнрәк анализлагач, бөтенләй башка картина ачыла. Әйе, «Ак Барс» «Трактор» һәм шул ук «Автомобилист» кебек көчле командаларны отты, «Барыс»ны 8:0 исәбе белән тар-мар итте. Әмма бу җиңүләр күбрәк очраклы хәл булып күренә. Инде әйтелгәнчә, казанлылар уенындагы кризис күрсәткечләрдә артык күзгә ташланмый, ләкин эчтәлегенә карасаң, барысы үз урынына баса.

Фото: © https://www.ak-bars.ru/

«Автомобилист» исә март аенда календарь буенча иң көчле командалар белән очрашты: «Салават Юлаев», «Динамо» (Мәскәү), СКА, «Металлург», ЦСКА. Шуңа күрә 9 уенның нибары 4ендә җиңү яулавы да табигый күренә.

2024/25 елның даими чемпионатында исә «Автомобилист» 89 очко җыеп, дүртенче урынны алды, ә «Ак Барс» 87 очко белән көнчыгыш конференциядә бишенче баскычта урнашты.

«Ак Барс» кабат уңышсызлыкка юлыгырга мөмкинме?

Казанлыларның «Автомобилист»ка каршы уйнаячагы билгеле булу белән үк, күпчелек экспертлар серия фавориты итеп «Ак Барс»ны атады. Моның төп сәбәбе – быелгы сезонда «Автомобилист»ның Казан командасына уңайлы көндәш булуы. Мисал өчен, даими чемпионатта узган дүрт очрашуның өчесендә «Ак Барс» җиңү яулады.

Ләкин, ничек кенә баналь булмасын, плей-офф – бөтенләй башка ярыш. Узган елны искә төшерсәк, «Ак Барс» шулай ук фаворит булып күренә иде, даими чемпионатта шундый ук күрсәткечкә иреште – дүрт уенның өчесендә җиңде. Әмма нәтиҗә бөтенләй икенче булды. Очраклылыкмы? Бу сорауга җавапны серия тәмамлангач кына беләчәкбез. Ә хәзер – беренче уенны көтик...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100