Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уңыш» хуҗалыгы механизаторы кырда янып үлгән

news_top_970_100

Башкортстанның Гафури районы «Уңыш» хуҗалыгында 57 яшьлек тракторчы кырда янып үлгән. Июнь азагында булган фаҗигане хезмәт инспекциясе тикшереп бетергән, дип яза newsbash.ru.

Фаҗигане механизаторга ашарга алып килгән бригадир-учетчик ачыклый.

Механизатор басуга агу сиптергән. Кисмәк тишек була, аны ямыйлар. Әмма бераздан механизатор кисмәктән кабат акканны күрә һәм тишекне ямарга уйлый. Барып чыкмый һәм ул пластмассаны газ яндырыгычы белән эретеп ямамакчы була. Нәтиҗәдә бочка шартлый, һәм ул читкә оча. Бик нык пешкән механизаторны бригадир табып, хастаханәгә алып кайта. Аның тәне икенче һәм өченче дәрәҗәдә пешкән була. Табиблар тырышлыгына карамастан, ул берничә көннән Стәрлетамак хастаханәсендә үлә.

Хезмәт инспекциясе, фаҗиганең сәбәбе эшне дөрес оештырмау һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү, дигән нәтиҗә чыгарган.

Эш тикшерү органнарына тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100