Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уңыш өчен көрәштә Тәтеш җиңде, ә баулылар җиңелде: Татарстанда урып-җыюга йомгак ясалды

Татарстан аграрийлары быел бөртеклеләрдән 10 процентка кимрәк уңыш алды. Шулай да катлаулы һава шартларында алынган 3,66 миллион тонна ашлыкны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шактый лаеклы күрсәткеч дип саныйлар.

news_top_970_100
Уңыш өчен көрәштә Тәтеш җиңде, ә баулылар җиңелде: Татарстанда урып-җыюга йомгак ясалды
Фото: «Татар-информ»

Быелгы һава торышы Татарстан игенчеләрен шактый сынады. Май кыраулары аркасында 3 мең гектарда көзге культураларны яңадан чәчәргә туры килде. Июльдә, үсемлекләр чәчәк аткан чорда, басуларда корылык булса, август башында 2 атна дәвамында яңгырлар яуды.

– Уңайсыз һава шартлары аркасында 10 проценттан артык уңыш югалды. 300 мең тоннага якын продукция алына алмады, – дип сөйләде Министрлар Кабинетында узган урып-җыю кампаниясе йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Республикасы вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. – Игенчеләребезгә шундый шартларда да бөртекле культуралар үстереп, уңыш җыеп алулары өчен зур рәхмәт белдерәм. Республика амбарына 3 миллион 662 мең тонна ашлык керде. Бөртеклеләр мәйданының уртача уңышы гектардан 27,8 центнер тәшкил итә.

Иң күп уңышны Буа, Тәтеш (һәркайсында 170 мең тоннадан артык), шулай ук Арча (160 мең тонна) районнарында алдылар. Уңдырышлылык буенча алдынгылар – Тәтеш (38,9 ц/га), Кукмара (37,8 ц/га) һәм Әтнә (34,4 ц / га) районнары. Артта калучылар – Баулы (17,2 ц/га), Ютазы (19,6) һәм Әгерҗе (20,6 ц/га) районнары.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасыннан иң зур өлешне «Агросила» (341,3 мең тонна), «Август-Агро» (248,3), «Ак Барс» (226,3), «Чистай» (209,4), «Кызыл Шәрык» (149 мең тонна) кертте.

Бүгенгә республика бөртеклеләрне җыеп бетерде диярлек, 8 мең гектарда бодай һәм карабодай җыясы, 38 мең гектарда кукурузны суктырасы калган.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, яңа җыеп алынган ашлыкның якынча үзкыйммәте тоннасы өчен 10,7 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 20 сентябрьгә ашлыкның уртача сатып алу бәяләре түбәндәгечә иде (тоннасы): өченче һәм икенче класслы бодай – 15 000 һәм 13 970 сум, фураж бодае – 11 550, арыш – 8 800, арпа – 11 200 сум.

Тискәре һава шартлары аркасында бөртеклеләр уңышының ил буенча фаразланган күрсәткечләрдән түбән булуын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстан аграрийларына ашлыкны сатарга ашыкмаска, ә сатып алу бәяләре яхшырганны көтеп торырга киңәш итте.

Икмәккә бәяләргә килгәндә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, икмәкнең социаль сортларын җитештерүче он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр биреп, аның үсешен булдырмаска тырыша.

– Узган ел бу максатларга 210 миллион сум акча бүлеп бирелде, килограммына 4 сумнан. Агымдагы елда субсидияләү 100 миллионга арттырылды – 310 миллион сум, килограммына 6 сум бүлеп бирелде, – дип хәбәр итте Марат Җәббаров. – Субсидияләү дәвам итә. Хәзер киләсе елга бюджет формалаштыру буенча эш бара, безнең министрлык субсидияләү буенча тәкъдимнәр әзерләде – сумма быелгы суммадан ким түгел.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100