Помидор – нәзберек яшелчә, аны яхшы тәрбияләргә, иммунитетын ныгытып торырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Уңыш мул, помидорлар зур булсын өчен, калий селитрасы нигезендә ашлама кулланырга кирәк.
10 литр чиста суга 1 аш кашыгы калий селитрасы салып болгатыгыз. Бу эремә 10 куакка җитә.
Калий селитрасы кулланган очракта, кальций селитрасы сипмәскә дә була. Бу очракта кальций хелаты яки «тиз кальций» (доломитка һәм аш серкәсе катнашмасы) кулланалар.
Шулай ук калий монофосфаты да кулланырга була, диелә хәбәрдә.
- Помидорларны фитофторадан ничек сакларга?
- Июльдә помидорга нинди ашлама сибәргә?
- Помидор сабагы гаймориттан һәм гөмбәчектән ничек ярдәм итә ала? Бу сорауларга җавапларны «Интертат» сайтының «Сорау-җавап» рубрикасында укый аласыз.