news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Уңыш мул булыр дип көтәбез, өметләр зурдан»: Татарстанда урып-җыюга керешергә торалар

news_top
«Уңыш мул булыр дип көтәбез, өметләр зурдан»: Татарстанда урып-җыюга керешергә торалар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан аграрийлары якын арада уҗым культураларын җыярга керешергә тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәзерге һава шартларын уңыш өчен уңайлы дип бәялиләр. Явым-төшемнәрнең күп булуы кыр эшләренә ничек тәэсир итте һәм ягулык белән булган хәл урып-җыю эшләренә йогынты ясармы?

«Һава торышы уңайлы»

Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кыр эшләренең яңа этабына – урак кампаниясенә әзерләнә. Уракны июльнең икенче яртысында башларга планлаштыралар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче чиратта уҗым культуралары – рапс, арыш һәм бодай җыеп алыначак.

Министрлыкта чәчүлекләрнең торышын яхшы дип бәялиләр. Һава торышы көйсезләнсә дә – майдагы һәм июнь башындагы корылык соңыннан күп явым-төшемнәр белән алышынса да, көчле яңгырлар бөртекле һәм майлы культураларга зыян китермәгән.

«Һава шартлары уңайлы. Үсемлекләрнең вегетация (үсү) чорында яңгырлар һәрвакыт кирәк. Яңгырларның ашлык сыйфатына ничек тәэсир итәчәген әйтү әлегә иртә. Хәзер уҗым культуралары бөртекләре тула. Гомумән алганда, һава торышы культураларның үсүе һәм үсеше өчен уңайлы», – дип билгеләп үттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Яңгырлар аеруча бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм җиләк-җимеш культуралары өчен файдалы, чөнки алар мул уңыш нигезе булырга мөмкин, дип белдерделәр ведомствода.

Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга яңгырлар тудырган бердәнбер кыенлык – терлек азыгы әзерләү тоткарлану. Шул ук вакытта, кыр эшләренең вакыты артык нык үзгәрмәгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ягулык запасы булдырырга киңәш итәбез»

Июнь аенда Россия төбәкләре бензин һәм дизель ягулыгы дефициты белән очрашты. Илдәге ягулык базарындагы тотрыксыз вазгыять турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та кисәткән иде.

«Барлык хуҗалыкларга да кимендә ун көн-ике атналык ягулык запасы булдырырга киңәш итәбез. Кыр эшләре тукталып калмасын өчен, запас һәрвакыт булырга тиеш», – дип белдерде ул ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

Үткән еллардагы кебек үк, Татарстан аграрийларын ташламалы ягулык белән эре нефть компанияләре – «Татнефть» һәм «ТАИФ» тәэмин итә. Быел алар 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп биргән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исәпләүләренчә, нәкъ менә шушындый күләм язгы кыр эшләрен, терлек азыгы әзерләүне, урак кампаниясен, көзге чәчүне һәм җир эшкәртүне башкарып чыгу өчен җитәргә тиеш.

Министрлыкта ышандыруларынча, дизель ягулыгы белән тәэмин итүдә тоткарлыклар күзәтелми. Атна саен уртача 700 тонна ягулык озатыла.

«Бүгенге көндә 45,5 мең тоннадан артык ташламалы дизель ягулыгы озатылды. Алга таба да бу эш дәвам итәчәк. Гомумән, ел башыннан бирле хуҗалыклар 70,6 мең тонна дизель ягулыгы һәм 5,9 мең тонна автомобиль бензины сатып алды», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Ташламалы бәя бер тонна өчен 94 мең сум (литры 75,03 сум) тәшкил итә. Бу коммерция бәясеннән (тоннасы 130 мең сум) шактый арзанрак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Уңыш яхшы булыр дип уйлыйм»

Татарстанның Әлки районында урып-җыю эшләрен 25 июльдә башларга планлаштыралар. Хуҗалыклар хәзердән үк комбайннарын алдагы эшләргә әзерли, дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев.

«Ягулыкны сатып алдык, әлегә җитди тоткарлыклар күзәтелми. Әлегә вазгыять тотрыклы. Ниндидер сәбәпләр аркасында бензовоз бер-ике көнгә тоткарланса да, безнең һәрвакыт ике-өч көнлек запасыбыз бар», – дип белдерде ул.

Җитәкче сүзләренчә, хәзер барлык көч терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелгән, чөнки районда еш яуган яңгырлар аркасында бу процесс бераз сузылган.

«Яңгырлар һәр көнне ява диярлек. Әмма иң мөһиме – көчле җил булмады, шуңа күрә чәчүлекләр егылмаган һәм зыян күрмәгән. Бердәнбер кыенлык – терлек азыгы әзерләү эше бераз сузылды. Зур проблемалар юк. Хуҗалыклар кояшлы көннәрдә сенаж салырга тырышты. Күпьеллык үләннәр мәйданының якынча 70 проценты чабылган инде», – диде ул.

Әлки районында яңгырлар аркасында кырларны чүп үләннәреннән гербицидлар белән эшкәртүдә дә билгеле бер кыенлыклар туган, монда да кояшлы көннәрне «тотып алырга» туры килә. Идарә җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу вазгыять узган елны хәтерләтә – ул вакытта да бу чорда яңгырлар яуган иде.

«Иң мөһиме – урак вакытында яңгырлар булмасын. Уңыш яхшы булыр дип уйлыйм. Безнең уҗым культураларының потенциалы зур. Май аендагы эссе һава торышы бераз тәэсир итте, әмма уҗымнарның һәлак булуы күзәтелми. Без тукландыру һәм кирәкле эшкәртү эшләрен башкардык. Уҗым культуралары узган елдагыга караганда 5 мең гектарга күбрәк чәчелде. Гомумән алганда, алар 23 мең гектар мәйданны били», – дип белдерде идарә башлыгы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Игеннәрне егарлык көчле җилләр булмады»

Татарстанның Буа районында уракны якынча 20 июльдән башларга ниятлиләр. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәнис Габитов билгеләп үткәнчә, уңыш өчен җитди куркынычлар юк, ә хуҗалыкларда ягулык белән проблемалар көтелми.

«Бүгенге көндә дизель ягулыгы белән тәэмин ителеш уракка булган ихтыяҗның уртача 60 процентын тәшкил итә. Безнең якта артык күп яңгырлар яумады. Җирдә дым уртача дәрәҗәдә, бөртекләр тулып килә. Бу яктан проблемалар юк. Игеннәрне егарлык көчле җилләр дә булмады», – диде ул.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр яуган яңгырлар шикәр чөгендере һәм көнбагышның үсүен тәэмин иткән. Хәзерге вакытта өстәмә явым-төшемнәр бу культуралар өчен файдага гына булачак, ди ул.

«Быел бөртеклеләрне узган елгыдан бераз азрак яки шул дәрәҗәдә җыеп алырбыз, чөнки уҗымнар кайбер җирдә сирәк чыкты. Әмма язгы культуралар исәбенә моны каплый алачакбыз – алар бик яхшы. Көнбагыш та яхшы үсә», – дип билгеләп үтте идарә башлыгы.

Буа районында чәчүлекләр структурасында да үзгәрешләр булган: бөртеклеләр мәйданы узган елгы дәрәҗәдә сакланган, ә көнбагыш һәм шикәр чөгендере мәйданнары бераз арттырылган. «Терлек азыгы культуралары мәйданнарын киметтек. Бу терлекләр саны кимү белән бәйле», – дип ачыклык кертте җитәкче.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Уңыш мул булыр дип көтәбез»

Татарстанның Тәтеш районында да урак кампаниясен июльнең егермеләрендә башларга ниятлиләр. Хәзерге вакытта хуҗалыклар техниканы әзерли, дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәмис Гарипов.

«Соңгы вакытта төбәкләрдә дизель ягулыгы мәсьәләсе күтәрелә, ихтыяҗ зур. Без РАЦИН аша гаризалар буенча эшлибез, ягулыкны вакытында китерәләр. Бездә яңгырлар явып үтте, шуңа күрә техника кырларга чыга алмады. Алай да барлык эшләр график буенча бара. Хәзер берьеллык үләннәрне чабабыз, күпьеллыкларын тәмамладык», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, көчле җилләр кырларга бераз зыян китергән – арпаны бераз аударган.

«Соңгы елларда безнең район республикада алдынгылар рәтендә бара. Ашламалар кертү буенча да иң беренчеләрдән без. Шуңа күрә уңыш мул булыр дип көтәбез. Барыбызның да өмете зурдан», – диде ул.

Чәчүлек мәйданнары структурасына килгәндә, монда үзгәрешләр майлы культуралар файдасына булган: көнбагыш мәйданнарын бераз арттырганнар, ә шикәр чөгендерен – киметкәннәр. «Көнбагышка күбрәк игътибар бирә башладык. Бу бәя сәясәте белән бәйле», – дип аңлатты җитәкче.

Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар