Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унынчы баласын табарга теләмәгән хатынны ире кыйнап ташлаган

news_top_970_100
Унынчы баласын табарга теләмәгән хатынны ире кыйнап ташлаган
Фото: © «Татар-информ»

Алтай краенда үрнәк гаиләдә җәнҗал чыккан. Әти кеше унынчы бала табудан баш тарткан хатынын кыйнап ташлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авылда яшәүче бу гаиләдә 6 малай, 3 кыз бала үсә. Күп балалы гаилә буларак, аларга район хакимияте дә ярдәм итә, бүләкләр белән кунаклар да килә.

Хәзер гаилә башлыгы Федор Н.га 60 яшь, хатыны Надеждага 40 яшь, алар 20 ел бергә яши, 9 бала да – аларның үз балалары.

Унынчы бала табу турында мәсьәлә тугач, талаш китә. Ир фикеренчә, унынчы баланы тапса, хатыны бераз ябыгыр иде. Шулай итеп, эш судка барып җитә.

Тагын бала табу турында җәнҗал чыккач, «Син минем хатыным, мин сине үтерәм!» – дип, Федор хатынына ташлана.

Суд белешмәсе буенча, Федор башта хатынының яңагына суга, аннары идәнгә ега. Аннары пычак ала, пычак сабы белән хатынның башына 6 тапкыр, 5 тапкыр башка урыннарына суга. Надежда полициягә гариза яза. Җинаять эше ачыла. Эш судка барып җиткәч, хатын гаризасын ала.

«Мин иремне гафу иттем, бездә бар да яхшы. Тормышта төрлечә була инде. Башка берни сөйләмим. Аннан куркып түгел, онытылганны кабат кузгатмас өчен. Иремне яратам. Бу – беренче һәм соңгы тапкыр булгандыр», – ди Надежда.

Ләкин Федорның туганнарын кыйнау инде беренче тапкыр гына түгел. 2014 елда аны улын кыйнауда шикләнәләр. Хатыны шаһит була, ул чакта күпмегә хөкем ителү билгеле түгел.

«Алар авылга 13 ел элек килде, мин өй саттым. Ул чакта 2 бала бар иде. Берничә ел элек алардан балаларын алдылар. Имеш, алар баланы җәзалау өчен базга япкан, ә бала мәктәпкә барып сөйләгән. Опека балаларны алды, аннары кайтардылар», – дигән авылдашлары.

Надежда бу вакыйга турында сөйләшүдән баш тарткан. «Без тагын 1 бала табарга телибез. Булып чыгар дип уйлыйм», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100